Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыклары демократик конгрессы Конституциядә "күп милләтле халык" төшенчәсен "күп халыклы Русия милләте" дип үзгәртүгә каршы чыкты


Архив фотосы

8 февраль Русия халыклары демократик конгрессының онлайн конференциясе узды.

Оештыручылар белдерүенчә, чарада Русиянең дистәдән артык төбәгеннән вәкилләр катнашкан. Алар арасында саха, алтай, удмурт, башкорт, коми, татар, чуаш, чиркәс вәкилләре булган.

Чарада Русия Конституциясен үзгәртү, мәктәпләрдә ана телен укытуны тикшерүнең яңа дулкыны, "Башкорт" оешмасын тыю омтылышлары, Русия халыклары демократик конгрессының III корылтаен җыю мәсьәләләре каралды, диелә оешманың телеграм каналында.

Чарада катнашучылар Русия Конституциясендә "күп милләтле халык" төшенчәсен "күп халыклы Русия милләте" дип үзгәртү ниятенә кискен каршы чыккан.

"Башкорт" оешмасы исеменнән чыгыш ясаган Руслан Габбасов Башкортстан хакимиятенең республикада хәзерге көндә "бердәнбер милли оешма" булып калган "Башкорт" берләшмәсен эзәрлекләвен, республика прокуратурасы ачкан эш нигезендә 7 февраль беренче мәхкәмә утырышы узуын, киләсе утырышның 21 февральгә билгеләнүен сөйләде. "Бездәге хәлләрне яктырту эшендә башка төбәкләрдән дә ярдәм кирәк", диде ул.

Татарстан прокуратурасының милли телләргә каршы чираттагы "тәре йөреше" дә тәнкыйть ителде: интернетта Казан мәктәбе мөдире Павел Шмаков язып чыккан "яшерен күрсәтмә" нигезендә туган телләрне кысуның яңа дулкыны башланачагы турында чыгышлар яңгырады. Прокуратура бу тикшерүләрне инкарь итсә дә, күзәтүләргә караганда, районнарда актив әзерлек бара.

Коми вәкиле Николай Братенков төбәктәге яшьләрнең сәясәткә актив тартылуын, Шиес мәсьәләсенең төбәк губернаторын халык арасыннан сайлап кую фикеренә китерүен, утызга якын оешманың СТОПШИЕС хәрәкәтенә берләшүен, "Үзебезне яклыйк" коми милли оешмасының яңадан торыгызылуын хәбәр итте.

Конференциядә шулай ук Алтайда нәшер ителүче "Улалу" газеты тәкъдим ителде, басма мөхәррәре Василий Кудирмеков әйтүенчә, анда Алтай мәсьәләләре генә түгел, башка төбәкләрдәге милли сәясәт тә яктыртылып бара.

Киңәшмәдә шулай ук конгрессның үз сайтын булдыру кирәклеге, киләсе җыенны март аенда оештырырга карар ителде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG