Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда тәртипсезлекләрдә үлүчеләр саны унга җиткән


Кордай районы, Казакъстан, 9 февраль 2020
Кордай районы, Казакъстан, 9 февраль 2020

Тәртипсезлекләрдә катнашучылар утлы корал кулланган. Дистәләрчә торак йортлар, кибетләр һәм автомобильләр яндырылган.

Казакъстанның Жамбыл өлкәсе Кордай районында массакүләм тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә үлүчеләр саны унга җиткән.

8 февральгә каршы төндә Казакъстан һәм Кыргызстан чигендәге Сортоба һәм Масанчи авылларында массакүләм кыйнашу булган. Өлкә башлыгы мәгълүматына күрә, низагта меңгә якын кеше катнашкан, йөздән артык кеше җәрәхәтләр алган. Тәртипсезлекләрдә катнашучылар утлы корал кулланган. Дистәләрчә торак йортлар, кибетләр һәм автомобильләр яндырылган. Полициянең берничә хезмәткәре җәрәхәтләр алган.

Казакъстанның мәгълүмат министры сугышуның сәбәбе көнкүреш низаг булуын белдерде. Әмма Эчке эшләр министрлыгында бәрелешләр милләтара каршылык аркасында булуырга мөмкин ди. Бу төбәктә дунган халкы вәкилләре яши. Әлеге халыкның күпчелеге Кытайда яши. Алар ислам динен тота һәм сино-тибет төркеме телендә сөйләшә.

Тәртипсезлекләр вакытында тоткарланган 44 кеше, аларның бәрелешләргә катнашы булмавы ачыклангач, шимбә кичендә иреккә чыгарылган.

Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев хәзерге вакытта Кордай районында вазгыять тотрыклы дип белдерде. Ул тәртип бозуларга юл куйган провокаторларны һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләрен җаваплылыкка тартырга вәгъдә итте.

Казаклар һәм башка милләтләр (таҗиклар, чеченнар, төрекләр) вәкилләре арасындагы низаглар Казакъстанда элегрәк тә булды. Хакимиятләр моның нигезендә милләтара түгел, ә көнкүреш каршылыклары дип белдерә. Казакъстан җитәкчелеге илне милләтара һәм динара татулык үрнәге мисалы буларак таныта.

XS
SM
MD
LG