Accessibility links

Сораштыру: русияләрнең 64 проценты Конституция үзгәртүгә тавыш бирергә әзер


Русияләрнең яртысыннан артыгы Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүләрдә катнашырга әзерлеген белдергән. 

Русияләрнең 64 проценты Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирү киләсе якшәмбедә узган очракта анда катнашырга әзерлеген белдергән. Левада үзәгенең сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Тикшеренү Ватандашлык җәмгыяте үсеше фонды үтенече белән башкарылган.

Тавыш бирүдә катнашырга әзер булучыларның 72 проценты Төп канунга үзгәрешләрне хуплаган, 13 проценты аларга каршы чыккан, тагын 15 проценты ни дип җавап бирергә белмәвен әйткән.

Русияләр фикеренчә, президент Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләр арасында иң әһәмиятлеләре – пенсияләрне мотлак индексацияләү (92 процент) һәм хезмәткә минималь түләү күләмен Конституциягә язып кую (83 процент).

Дәүләт җитәкчесе вазифасында ике мөддәттән дә артык тора алмый дигән чикләүне респондентларның 64 проценты хуплаган. Илдә яңа оешма – Дәүләт шурасы булдыруны 58 процент кирәкле дип тапкан. Русия кануннарының халкыара кануннардан өстенрәк булуын 84 процент кеше яклап чыккан.

Элегрәк Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) русияләрнең 76 проценты Путин Конституциягә тәкъдим иткән үзгәрешләрне мөһим дип санавын ачыклаган иде.

Левада халык фикерен белешү үзәге гыйнвар ахырында уздырган сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең 47 проценты Конституциягә үзгәрешләр Путинның хакимияттә 2024 елдан соң да калуын тәэмин итәр өчен кертелә дип санавын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG