Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләр ничек торгызыла? Мапуче теле тәҗрибәсе


Сантьяго шәһәрендә мапуче милли байрагы
Сантьяго шәһәрендә мапуче милли байрагы

Дөньяда кайчандыр югалу куркынычы янаган һәм кулланыштан чыккан телләрнең яңадан үсеш алу мисаллары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы без ерак Көньяк Америкада кулланылган мапуче индеецлары теленә күз салырга булдык.

Мапуче телен киң таралган дип атап булмаса да, бүгенге көндә ул Көньяк Америкада иң зур үсеш кичергән җирле телләрнең берсе булып тора. Мапуче халкының иҗтимагый оешмалары актив эшли, алар дәүләткә үз таләпләрен куеп, телләрен үстерүдә дәүләт ярдәменә ирешәләр. Мисал өчен, берәр мәктәптә укучыларның 20 проценты мапуче милләтеннән булса, әлеге мәктәп барлык укучыларга мапуче телен мәҗбүри укыта.

Мапуче теле – нинди тел ул? Аны аяныч хәлгә нинди вакыйгалар китергән? Бүгенге көндә тел үсеше өчен ниләр эшләнә? Болар хакында без мапуче теле белгече, Нидерландның Гронинген университеты магистры Марсела Уилкан белән сөйләштек.

Белешмә: мапуче теле

Мапуче теле (башка атамасы: араукан теле) – мапуче индеецларының милли теле. Үзәк һәм көньяк Чилида һәм Аргентинаның кайбер төбәкләрендә таралган. Мапуче милләтенә 1,7 миллион кеше карый дип саналса, мапуче телендә сөйләшүчеләр саны 200-300 мең чамасы дип бәяләнә.

Чилида мапуче теле рәсми статуска ия түгел, әмма мәктәпләрдә аны укытуга караган аерым канун нормалары кертелгән. 1988 елда латин графикасы нигезендә рәсми әлифбасы кертелә.

— Мапуче теле тарихын кыскача тасвирлагызчы. Аның юкка чыгу ихтималына нинди вакыйгалар китергән?

Марсела Уилкан
Марсела Уилкан

— 16 гасырда хәзерге Чили җирләре Испания тарафыннан басып алына һәм аның колониясенә әйләнә. Шул чакта мапуче халкы үзәк урыннардан көньяккарак күченә, колонизаторлар анда алар яшәгән җирләрне яулап ала алмый. Ахыр чиктә колонизация җирләре һәм чикләре билгеләнә, Био-Био елгасыннан көньякта булган җирләр Мапуче җирләре булып кала.

Әмма 1818 елда Чили Испаниядән бәйсезлек игълан итә, үз республикасын оештыра. 1861-1883 елларда Чили хөкүмәте "Арауканияне тынычландыру" исемле хәрби кампания барышында Мапуче җирләрен яулап ала, көньяк җирләр аннексияләнә. Мапуче халкы үз җирләреннән һәм мирасыннан мәхрүм була, әлеге хәл телгә һәм милли үзаңга да нык тәэсир итә.

Иҗтимагый басым астында дәүләт тә аерым чаралар күрергә мәҗбүр була

Шулай итеп, мапуче мәдәниятен һәм телен бетерү сәясәте испан колонизациясе вакытында башланып, соңрак Чили хөкүмәте тарафыннан дәвам итте. Әмма 1990нчы елларда уянган милли хәрәкәт мапуче мирасын торгызу көрәшен башлый, бүгенге көндә күбрәк яшьләр үзләренең мапуче булуын аңлый, туган телдә сөйләшә башлый. Нигездә моңа иҗтимагый оешмалар тырышлыклары тәсир итте, алар бик актив хәрәкәт итә. Ахыр чиктә, иҗтимагый басым астында дәүләт тә аерым чаралар күрергә мәҗбүр, ләкин мин аларны җитәрлек дип әйтмәс идем.

— Бүгенге көндә мапуче телен торгызу тырышлыклары турында әйттегез. Аерым алганда, нинди чаралар күрелә, телне торгызу эше ни рәвешле бара?

—​ Телне торгызуда иң әһәмиятле рольне мәктәп үти. Безнең очракта барысы да башлангыч мәктәптән башланды. Бүгенге көндә беренче сыйныфтан сигезенче сыйныфка кадәр (6 яшьтән 13 яшькә кадәр) мапуче телен өйрәнү програмы бар, аның нигезендә укыйлар. Бу дәүләт програмы, ләкин иҗтимагый оешмалар да үз өлешен, тәкъдимнәрен кертә.

Мәктәптә укучыларның кимендә 20 проценты мапуче милләтеннән булса, ул мәктәптә мапуче телен өйрәнү мәҗбүри

Шулай ук бездә шундый канун бар: мәктәптә укучыларның кимендә 20 проценты мапуче милләтеннән булса, ул мәктәптә мапуче телен өйрәнү мәҗбүри. Бу да тел үсешенә ныклы йогынты ясый дип саныйм.

Ләкин әлеге чараларны җитәрлек дип санап булмый. Чөнки бездәге систем әлегә телне бары тик аерым фән буларак укытуга гына кала, телнең башка өлкәләрдә үсеше әлегә юк. Моннан тыш, кайбер очракларда, мәктәптә мапуче балалары 20 проценттан азрак булса, алар бу телне, гомумән, өйрәнмәскә дә мөмкин, бу хәл дә борчу уята.

Мапуче теле ничек яңгырый? Сөйләм үрнәкләре:

— Телне үстерүдә мәгариф ролен хәлиткеч дип саныйсызмы?

Мәктәптә азчылык халык мәдәнияте, тарихы турында да белем бирү бик мөһим

— Әйе, белем бирү, мәгариф иң әһәмиятле роль уйный. Һәм мин бары тик телне укыту турында гына әйтмим, бу мәсьәләгә киңрәк карарга кирәк. Инде әйткәнемчә, азчылык телне кулланып, башка фәннәрне укыту да мөһим. Мәктәптә азчылык халык мәдәнияте, тарихы турында да белем бирү бик мөһим, чөнки азчылык халык турында стереотип фикерләр зур проблемнар тудыра ала.

Һәр балага үз телен һәм мәдәниятен уку хокукы гарантияләнәргә тиеш. Мәктәпләрдә азчылык халыкның теле, мәдәнияте бары тик искелек калдыгы булмавы, аның бүгенге көндә яшәве, заманча һәм кызыклы булуын да барысына аңлату мөһим. Әйтик, мин үзем шундый кешеләрне беләм, алар асаба халыклар шәһәр читендә, тауларда яшәүче халыклар дигән фикердә, менә мондый ялгыш аңлауны бетерү мөһим.

— Азчылык телне мәктәпләрдә барлык балалар өчен мәҗбүри укытуны сез никадәр әһәмиятле саныйсыз? Монсыз тел үсеше мөмкинме?

Һәр теләгән кешенең телне өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш

— Үземнең күзәтүләремә күрә, телне мәҗбүри укыту һәм телнең популярлыгы арасында туры бәйләнеш юк. Әйе, бу телгә игътибарны арттыра, ләкин дөньяда "популяр" дип саналган, шул ук вакытта мәктәптә укытылмаган телләр мисалы да бар. Әмма тел мәҗбүри укытылмаса, һәр теләгән кешенең аны өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш, хакимият мондый мөмкинлек белән тәэмин итәргә тиеш. Мәктәп яшеннән үк туган телне уку хупланса, һичшиксез аның үсеше дә артачак.

Азчылык телләр мәҗбүри укытылмаган очракта нәрсә мөһим? Яшьләргә, балаларга мин югарыда әйткән фикерләрне җиткерү мөһим. Алар үз теленең, мәдәниятенең заманча җәмгыятьнең бер өлеше икәнен аңларга, тоярга тиеш, аның тормышның теләсә кайсы өлкәсендә кулланыла алуын күрергә тиеш.

— Бу эштә заманча технологияләр, уеннар булуы кирәктер?

— Әйе, андый нәрсәләр телнең заманча булуын күрсәтә дә. Мәсәлән, берничә ай элек мапуче телен торгызу белән ныклап шөгыльләнгән оешма WhatsApp-та милли символлар һәм сүзләр белән стикерлар пакетын булдырды. Аерым алганда, вак әйбер булып күренсә дә, телнең заманча булып китүе өчен менә мондый күренешләр мөһим.

Технологияләр азчылык телләрне үстерүдә хәлиткеч зур роль уйный

Заманча җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше буларак, технологияләр азчылык телләрне үстерүдә хәлиткеч зур роль уйный. Әйтик, социаль челтәрләр аралашу мөмкинлеген киңәйтә, кешеләр милли контент белән җиңелчә уртаклаша ала. Кушымталар, уеннар тел өйрәтүдә зур ярдәмчел роль башкара ала, тел өйрәнү процессын кызыклы һәм нәтиҗәле итә ала.

Әмма мондый эшләр зур финанс чыгымнар таләп итә, мапуче теле очрагында бу юнәлеш әлегә аксый. Шуңа күрә безнең активистлар әлегә игътибарны бушлай мәйданнарга, әйтик, социаль челтәрләргә юнәлтә.

Чилида мапуче теле дәресе:

— Мәгарифкә кайтсак, төрле фәннәрне азчылык телләрдә укыту никадәр мөһим? Мапуче теле тәҗрибәсе ничек?

— Ни кызганыч, бүгенге көндә мапуче телендә укытыла торган бердәнбер фән — мапуче теле үзе. Испан теле йогынтысы бик көчле, шуңа барлык башка фәннәр испанча укытыла.

Башка фәннәрне азчылык телендә укыту укучыларны шул тел мохитенә чумдыра

Азчылык телне мәктәптә "инструкция теле буларак куллану" (ягъни башка фәннәрне укыту) – фундаменталь. Сез бу телдә башка фәннәрне укытмыйсыз икән, бу ике зур проблем тудыра. Беренчедән, укучыларга тел тәҗрибәсе җитми, башка фәннәрне азчылык телендә укыту аларны шул тел мохитенә чумдыра. Икенчедән, укучыларда бу телдә бары тик шул тел турында гына сөйләшергә була дигән ялгыш фикер туа, чөнки алар телнең башка, тормыш өчен кирәкле булган өлкәләрдә кулланылышын күрми.

— Мапуче телен укыту турында нәрсә сөйли аласыз? Телне укытуда нинди үзенчәлекләр бар?

— Тел укытуда иң мөһим рольне укытучы башкара, шуңа бездә укытучыларга зур игътибар бирелә. Нәкъ мапуче теле укытучысыннан киләчәк буынның телне белү-белмәве, аңа мөнәсәбәт тора бит. Аерым методикалар турында мин күп нәрсә әйтә алмыйм, бары тик телгә кызыксындыру чараларының булырга тиеш икәненә басыйм ясыйм. Монсыз укучылар өйрәнә торган телгә кызыксындыру белдерми, шуңа да безнең укучылар үз телләренә мәхәббәт уятырга тырыша, тел дәресләрен кызык итүгә омтыла.

— Мапуче теленә чит ил фильмнарын, популяр китапларны тәрҗемә итү тәҗрибәсе бармы? Бу мәсьәләне никадәр мөһим дип саныйсыз?

— Әлбәттә, азчылык телгә дөньякүләм популяр фильмнарны, музыка видеоларын, бестселлерлар китапларны тәрҗемә итү мөһим. Бу азчылык телнең җәмгыять тормышында киңрәк таралуына китерә, шулай ук аларны җанландыра.

Күптән генә түгел мин Facebook-та 90нчы елларда бик популяр булган мексика сериалыннан бер кыска, ләкин танылган өзеккә тап булдым. Ул мапуче теленә тәрҗемә ителгән булган, субтитрлар да өстәлгән. Менә мондый кечкенә күренешләр телнең кулланылышын баета, аны арттыра. Ләкин әлеге дә баягы финанс мәсьәләсе бар, мондый эш арзанлы түгел.

— Үз телләренең киләчәге өчен борчылган активистларга нәрсә киңәш итәр идегез? Сезнең тәҗрибәдән чыгып, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк дип саныйсыз?

Дәүләтне иҗтимагый оешмалар, активистлар хәрәкәтләндерә ала

— Катлаулы сорау. Иң беренче чиратта дәүләт сәясәтенә ныграк игътибар итәргә киңәш итәр идем. Дәүләтне бу очракта иҗтимагый оешмалар, активистлар хәрәкәтләндерә ала. Мапуче теле сәяси яктан көчле дип әйтеп булмый, ләкин безнең телнең хәле җәмгыятьнең актив таләпләреннән соң үзгәрде, дәүләт безне ишетергә һәм нәрсәдер эшләргә мәҗбүр булды.

Телне укытуга зур игътибар бирергә кирәк. Аны төрле урыннарда, төрле яшьтәге кешеләр өйрәнү мөмкинлегенә ия булырга тиеш.

Без соңгы дистә елда зур уңышка ирештек, бу чыннан да өмет бирә. Сәяси яктан әле хәл итәсе мәсьәләләр күп булса да, Чили хөкүмәте белән уртак тел табу кыен булса да, яшьләр мапуче теленең һәм мәдәниятенең киләчәгенә өмет белән карый, бу мөһим.

XS
SM
MD
LG