Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе хөкемдары Русияне СССР дәвамчысы дип санамаска тәкъдим итте


Советлар берлеге канунсыз булдырылган һәм аның җитәкчелеге күпсанлы җинаятьләр өчен җаваплы дип саный Арановский.

Русия Конституция мәхкәмәсе хөкемдары Константин Арановский Русиянең Советлар берлегенең дәвамчысы булмавын әйткән. Русия үзе биләп торган җирләрдә “канунсыз төзелгән дәүләт”не алыштыра дигән Арановский.

Бу турыда хөкемдар сәяси репрессияләр корбаннарының югалткан торакларын аларның нәсел дәвамчыларына кайтару турындагы эшкә аңлатма биргәндә белдергән дип яза Коммерсант. Арановский фикеренчә, репрессия корбаннарын реабилитацияләүне гаепленең аларга салган зыянын каплау дип карарга ярамый.

Хөкемдар Советлар берлгенен “һәлак булган социализм дәүләте” дип атаган. Совет хакимияте күптөрле золым эшләгән, беренче чиратта, Русиянең кануни хакимиятен бәреп төшергән дигән ул.

Арановский фикеренчә, “суверен дәүләтчелеген яңадан корганнан соң” Русия гаделлекне торгызырга тиеш, ул моны “дөреслеккә ышанып, уңай җаваплылык һәм мәрхәмәтлелек өчен” эшләргә тиеш.

Хөкемдар Германия һәм Чехияне мисалга китереп, бу илләрдә коммунистик режимны хөкем итеп чыгуларын искәрткән. Шул ук вакытта Арановский ул әйткән сүзләр аркасында Русиянең халыкара оешмаларда катнашуы туктатылыргы тиеш түгел дип ассызыклаган.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Арановский сүзләренә карата ни дә булса белдерүдән баш тарткан дип яза РБК. Ул хөкемдарның фикере “аерым” булуын билгеләгән. “Бу очракта без моны шәрехләми калдырабыз. Русия де-юро һәм де-факто Советлар берлегенең хокукый дәвамчысы булып тора” дигән Песков.

XS
SM
MD
LG