Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу чарасына республика президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм башкалар килде.
Илдус Нәфыйков Кафил Әмировны үзенең остазы буларак искә алды. "Без аның кул астында эшләдек, ул безне күп нәрсәләргә өйрәтте. Җаныгыз тыныч булсын, без сезне онытмабыз", диде Нәфыйков.
Фәрит Мөхәммәтшин мәрхүмнең үз эшенең остасы булуын искәртте.
"Ул бик зур эш тәҗрибәсе булган профессонал иде. Кафил Фахразиевич Татарстан хокук системын төзүгә өлеш кертте", диде Мөхәммәтшин.
Кафил Әмиров Самосыроводагы мөселман зиратында күмеләчәк.
Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров Казанда 23 февральдә вафат булды. Әмировка 70 яшь иде.
- Кафил Әмиров 1949 елның 24 маенда Югары Ослан районының Нариман авылында туган.
- 1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлаган.
- 1989 елда Казан прокурорының беренче урынбасары булды.
- 1992 елдан Татарстан прокуроры – тикшерү идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшләде.
- 2000-2013 елларда Татарстан прокуроры вазифасын үтәде.
Элекке прокурор Кафил Әмиров: "Татар теле урыс теле белән бергә үссен"
2000 елда, Русия президенты вазифасына Владимир Путин керешкәннән соң, Кафил Әмиров Татарстан Конституциясен Русия Конституциясенә тәңгәлләштерү эшен актив алып барды. Нәтиҗәдә, 2002 елда Татарстанның төп канунының үзгәртелгән тексты кабул ителде, аннан мөһим маддәләр алып атылды.
Әмиров прокурор булып эшләгән вакытта 2007-2008 елларда Татарстанда уңышлы эшләп килгән татар-төрек лицейларында тикшерүләр барды. Төркиядән килгән укытучылар барысы да эштән алынды, бер өлеше депортацияләнде.
Вазифасыннан киткәннән соң ул "Связьинвестнефтехим" мөдирләр шурасы рәисе киңәшчесе итеп билгеләнде. Ул шулай ук фотолар ясау белән мавыга иде. Иске Казан күренешләреннән торган фотоальбомнары дөнья күрде.
Кафил Әмиров – фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент. 2 дәрәҗәле юстиция дәүләт киңәшчесе, Русиянең атказанган юристы.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.