Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре. "Бу — мәктәпләр аша чукындыру"


Татарстан мәктәпләре тагын сынау уза. Алар Рособрнадзор, прокуратура тикшерүләрен көтә. Район дәрәҗәсендә инде бу эшләр башкарылып килә. Әмма моның белән бетми, Мәскәүдән дә "кунак"лар көтелә, барысы да шуңа әзерләнә. Азатлык төрле район укытучылары, мөдирләре белән аралашты.

2017 елда прокуратура вәкилләре Владимир Путинның чыгышыннан соң эшне озакка сузмыйча, Татарстан мәктәпләрен тикшерергә килеп керде. Кыенсынмадылар. Кайбер мәктәп мөдирләрен, укытучыларны эштән җибәрмичә төнгә кадәр дә тоттылар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту Русия канунына сыямы дигәнне тикшерү җинаятьчеләрне тоту максатындагы махсус операция диярсең. Прокуратура кушканны эшләде, аннары бер елдан соң аларның эше канунилаштырылды. Татар теле дәресләре кыскартылды, бүген иң яхшы очракта балалар атнасына өч дәрес укый ала. Укытучылар сафлары да сирәгәйде, кемдер рөхсәт ителгән сәгатьләр дә җитә дип калды, кемдер башка фән, аларның күбесе күбрәк укытыла башлаган урыс телен укытуга күчте, өченчеләре, теләнеп йөрмим дип, мәктәп системын ташлап китәргә мәҗбүр булды. Әлегә Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире генә Павел Шмаков кына татар телен укытуны дәвам итү өчен мәхкәмә юлын таптый...

Мәктәпләрдә "татар теле" дәресе хәзер "туган тел" дип атала
Мәктәпләрдә "татар теле" дәресе хәзер "туган тел" дип атала

Укытучылар дәшмәскә әйләнде, дәресләрдә дә "4"тән түбән билге куймаска дип эшли башладылар. Нәфрәт кенә тудырмагыз, җырлагыз, биегез, ял итегез, дигәндәй, әмма күпне таләп итмәгез генә. Мәктәптә "Татар теле" дигән төшенчә дә акрынлап юкка чыга бара, "Татар теле һәм әдәбияты кабинеты" дип язылган такталар "Туган тел кабинеты"на алыштырыла. Электрон журналларда да "Татар теле" юк, аның урынына — "Родной язык". Балалар да дәфтәрләренә "Ана теле", "Татар теле" дип татарча язудан туктады. Дәфтәрдә "Тетрадь по родному языку" дип билгеләнә.

Мәскәүдән кушылганның барысы да үтәлде, барысы да тынычланды дигәндә, Татарстан мәктәпләрен башта республика прокуратурасы тикшерә, аннары Рособрнадзор вәкилләренең килүе көтелә. Икенче серия. Май аенда Русия баш прокуратурасыннан ике дистәгә якын хезмәткәр киләчәк. Берничәсе республика башкаласындагы уку йортларын тикшерсә, калганнары районнарга таралачак.

Мәктәпләр дер калтырап аларны көтә. Җәмәгатьчелеккә артык мәгълүмат чыгармыйча, шыпырт кына башкарыла бу эш. Зурдан кубудан куркалар. Әмма Азатлык белән сөйләшкән укытучылар, мөдирләр барысы да прокуратура инде мәктәпкә килүен белдерә яки аларны көтеп торулары турында сөйләде. Кайдадыр мәктәпкә прокуратура вәкилләре үзләре килә, кайдадыр мәктәп мөдирләре, аларның урынбасарлары уку йортларының барлык документларын: низамнамәне (устав), локаль актларны алып, дәрес програмнары һәм сыйныф журналларына кадәр күтәреп прокуратурага күрсәтергә йөри.

Мәктәпләрдә татар телен уку мәсьәләсе киеренке булганлыктан, Азатлык аралашкан кешеләрнең исемнәрен дә, мәктәпне дә язмаска карар итте. Укытучылар, мөдирләр дә үзләре дә исемнәрне атамауны үтенде, алар курка.

"Хәзер чукындыру мәктәпләр аша башкарыла"

Саба районында прокурор тикшерүләре атна-ун көн элек узган. Хәзер исә алар Рособрнадзор вәкилләренең килүен көтәләр. Районда чеп-чи татар авылының мәктәбендә укучылар 100 процент татар булса да, прокуратура вәкилләре ата-аналарның кайберләреннән татар телен укытуга гаризаны үз теләгегез белән яздыгызмы дип сораган.

Чеп-чи татар мәктәбе, ә уку програмы урысча булырга тиеш

— Йөрәк елый, әмма берни эшли алмыйбыз. РОНО мәктәп мөдирләренә, алар безгә, укытучыларга, барлык уку програмнарын урыс теленә тәрҗемә итәргә кушты. Бу прокуратура таләбе диелде. Уйлап карагыз сез, бездә чеп-чи татар мәктәбе, ә уку програмы урысча булырга тиеш дигән әмер! Ярый, соңгы елларда БДИ дип аерым фәннәрне урысча укытуга күчелде. Әмма татар теле һәм әдәбияты, тирә-як мохит, башка фәннәр татарча иде. Инде берничә ай дәвамында без укытучылар эштән буш вакытта мәктәпнең низамнамәсен, уку програмын, дәрес програмын, дәрес планнарын бүлешеп урысчага тәрҗемә итеп утырабыз. Ял юклыгы, гаиләне күрмәү бер хәл, бу бит безне мыскыл итү. Сыйныф журналлары урысчага тәрҗемә ителде. Саф татар мәктәбендә "татар теле" дигән сүз юк. Татар теле дәресе дәфтәрләренә "Родной язык" дип язабыз, журналга да шулай. Кабинетлар да "Кабинет татарского языка и литературы" дип атала.

Барысын да кырып баралар. Гомер-гомергә татар теле дәресләренең планын, уку програмнарын татарча яздык, хәзер урысча. Нәрсәгә кирәк бу? Нәрсә эзлиләр? Экстремистлыкка тикшерүдер. Мәктәпме инде соң шундыйларны эзләү урыны?! Бу — мәктәпләр аша безне чукындыру.

Киләсе елда татар теле һәм әдәбиятын да урыс теле аша өйрәтергә туры киләчәк диделәр. Бу — имеш-мимешләр түгел, җыелышта әйттеләр.

"Татар дәүләт теле юк, аны чит телләр рәтенә керттеләр"

Казан, Авиатөзелеш районы мәктәбе укытучылары әлегә прокуратура тикшерүенә әзерләнә генә. Татар теле укытучысы сыйныф журналларына моңа кадәр язган өй биремнәрен урысчага тәрҗемә итеп утырам һәм моннан да абсурд эшне күргәнем юк иде дип зарланды Азатлыкка.

Татар телен чит телләр белән бер дәрәҗәгә төшерделәр. Килмешәк теле

— Абсурд хәл һәм төшенкелек. Бу минем бүгенге халәтем. Әлеге вакытта мин электрон журналларда татар телен яхшы белгән балаларга да өй эшләрен урысчага тәрҗемә итеп утырам. "Муса Джалиль. Читать" дип теркәп утырам. Татарча 45 минут сөйлибез, аннары "Ответить на вопросы" дип язарга кирәк. Бушны бушка аударып утырам кебек. Бөтен уку планнары, журналлар урысча булырга тиеш диделәр. Шундый фәрман диделәр. Тик аның кем фәрманы булуын белмибез. Безгә, укытучыларга, фәрман кәгазен күрсәтмәделәр. Әмма барлык уку програмнары урысчага тәрҗемә ителергә тиеш диелгән.

Электрон журналны тутыру мисалы
Электрон журналны тутыру мисалы

Өйгә эшне башта татарча, аннары урысча да язуның мәгънәсен аңламыйм дидем. Француз, инглиз телләреннән өй эшләре, уку програмнары урысча языла, татар теленеке дә шулай булырга тиеш дип әйттеләр. Бетте китте. Ягъни безнең туган телне, шушында гасырлар буена яшәгән халыкның, бу очракта татар телен чит илләр теле белән бер дәрәҗәгә төшерделәр. Килмешәк теле. Республикада урыслар гына яши һәм алар татарча грамм да аңламый дигән хис кала. Менә дигән итеп, чатнатып сөйләгән татар балаларыннан торган сыйныфлар, төркемнәр бар бит. Шуларга мин татарча дәрес уздырганнан соң урысча бирем язам. Бу хәлгә килеп җитәрмен дип күз алдыма да килмәгән идем.

Мәктәп мөдире нәрсә дисен? Каршы дәшә икән, эштән алалар. Кемнең эшсез каласы килә? Мине иң гаҗәпләндергәне һәм ачу чыкканы — мәгариф министрлыгы түрәләренең шушы эшне дә, ягъни татарча уку программнарын яздыруны яклап чыга алмаулары. Тырышмаганнар да дигән хис туа. Мәктәп мөдирләре, укытучылар прокуратурага аңлатырга тиешме инде моның абсурд булуын?

Мәскәү, күрәсең, барысын да контрольдә тотарга тели, нәрсәгә укытабыз, ничек укытабыз — барысын да күзәтеп, дилбегәне үз кулында тотарга тели. Мин бу тикшерүләрне бары тик шуның белән генә аңлата алам.

Кызганыч, әмма 2017 елдагы хәлләрдән соң татар теле дәресләрендә таләп итү, белеменә карап билгеләр куюлар да тукталды. Бушка вакыт уздыру дәресенә әйләнә бара. Татар теле дәресенә мөнәсәбәт күзгә күренеп тискәре якка үзгәрә бара.

"Татарстанның соңгы хөррият кыйпылчыкларын юкка чыгаралар"

Актаныш районында прокуратура үтә дә тыныч, итәгатьле эшли дип билгеләделәр. Һәм алар язын Русия баш прокуратурасыннан вәкилләр нәкъ менә Актаныш районына килер дип фаразлый. Чеп-чи татар районы бит, өстәвенә татар теле өчен көрәшеп, мәгариф министры кәнәфиеннән колак каккан Энгел Фәттахов идарә иткән район. Бу хакта Актаныш прокуроры Рамил Әскәров та шуңа ишарәләп чыгыш ясады һәм Татарстанга "егермеләп кешелек десант" төшәчәге турында белдерде.

Прокурор чыгышы "Актаныш — безнең ZAMAN" каналында урнаштырылган иде. Әлеге язма чыкканнан соң ул бетерелде.

Актанышта Азатлык белән сөйләшкән татар теле укытучысы сүзләренә караганда, көтелгән тикшерүләр — 2017 елда булган һөҗүмнең дәвамы.

— Прокуратура үтә дә коррект эшли, чынында. Һәм аларның максаты — җәзалау түгел, ә кисәтү, документларны тәртипкә кертү, әзерләү дип аңладык. Һәрхәлдә Актаныш районы прокуратурасы шулай эш итә. Мәскәүдән килгән Рособрнадзор, баш прокуратурадан килүчеләр алдыннан эшләнә бу эшләр. Һәрбер мәктәп мөдиренә күрсәтмәләр килде. Шуңа нигезләнеп барысын да үзгәртәбез.

Урта мәктәпнең соңгы ике сыйныфында дәресләрне бары урысча гына уку кануни булып чыга

Безгә килгән күрсәтмәләрдә ниләр бар иде? Татар теле дәресләре белән барысы да аңлашыла бит инде. Төп мәсьәлә — татар телендә уку-укытуга бәйле мәсьәләләргә нокта куела. 10-11 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты туган тел фәне буларак кала, әмма татар телендә башка фәннәрне уку инде дөрес булмаячак. Урта мәктәпнең соңгы ике сыйныфында дәресләрне бары урысча гына уку кануни хәзер. Әлегә татар телендә башка фәннәрне укыткан мәктәпләр бар бит. Ягъни биология, физика, математика һәм башканы татар телендә уку бетә. Бу — татарның урта белем системын юкка чыгару дигән сүз. Монысы иң аянычлысы. Чеп-чи татар мәктәбе булса да, аның низамнамәсендә уку-укыту процессы урыс дәүләт телендә һәм Русия халыклары телләрендә, җәя эчендә татарча алып барыла дип язарга мәҗбүр булачак.

Уку планнары, журналларында бары тик туган тел һәм әдәбияты дәресе кала. Дәүләт теле дигән төшенчә юк.

Моңа кадәр Татарстанның мәгариф өлкәсендәге кагыйдәләрендә уку планнары ике дәүләт телләрендә язылырга мөмкин диелгән иде. Хәзер исә ике дәүләт телендә, әмма урысча язу мәҗбүри дип әйтелә. Татарчаны өстәсәгез дә, өстәмәсәгез дә була дип аңлашыла. Шуңа бөтен журналлар, уку, дәрес планнары урысчага тәрҗемә ителә дә инде. Аннары тагын бер кагыйдә: мәктәп сайтында барлык документлар да урнаштырылырга тиеш һәм аларның барлык таләпләргә туры китереп, урыс телендә булуы мәҗбүри.

2017 елдан соң шулай булачагы билгеле иде, ник берничә елга сузганнардыр — белмим. Әмма бу тәртипне инде гамәлгә ашыралар. Аларның мантыйгын аңларга да була кебек. Түрәләр, тикшерүче органнар Русиядә бердәм мәгариф мәйданын булдырырга тели. Мәскәүдә утырып Саха, Башкортстан яки Татарстанның теләсә кайсы мәктәбенең сәхифәсен ачып карап, барысын да тикшерәсе килә. Уңайлы. Әмма бу шикле. Минемчә, бу — 2017 елда башланган эшнең дәвамы, Татарстанның соңгы хөррият кыйпылчыкларын юкка чыгару.

"Ата-аналарның гаризаларын тикшерделәр"

Түбән Кама шәһәрендәге мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре узган, беренче чиратта документлар һәм ата-аналарның гаризалары тикшерелгән. Бу хакта Азатлыкка шәһәрнең бер мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы сөйләде.

Тикшерүчеләр урыс балалары татар телле төркемгә йөрмиме, гаризалары бармы, дөресме дип караганнар

— Мәктәпкә прокуратура вәкиле килде. Укытучылар аны белми дә калды дисәң дә була, мәктәп мөдире һәм аның урынбасарлары белән генә эш иттеләр. Беренче чиратта мәктәпнең документлары тикшерелгән. Аннары ата-аналарның гаризаларын караганнар. Дөресме, юкмы. Исем-фамилиясен карап, бала нинди төркемдә укый, туган телне, бу очракта татар теле урыс балалары өчен тәгаенләнгәнме, яки татар телле балалар өчен булган фәнне өйрәнәме дип караганнар. Ягъни Иванов урыс икән, ата-анасы гаризаны дөрес язганмы, юкмы дип тикшерәләр. Бездә татар телле төркемнәргә чеп-чи урыс балалары да йөри, алар телне татарлар белән беррәттән укый. Тикшерүчеләр урыс балалары татар телле төркемгә язган гаризаларына ярашлы йөриме, дөресме дип караганнар. Бездә чынында ул гаризалар белән барысы да тәртиптә. Берсен дә ул гаризаларны көчләп яздырмадык.

Журналлар, еллык, көндәлек эш планнары барысы да урысчага тәрҗемә ителде. Моны Рособрнадзорга уңайлы булырга тиешлеге белән аңлаттылар. Инглиз теле дәресләренә эш планын, өйгә эшләрне урысча язалар бит, татар теленә дә кагыла дип әйттеләр. Киләсе уку елына барлык тематик планнар урыс телендә булырга тиеш дип әйтелде.

Укытучылар арыды, туйды бу хәлләрдән. Дәрескә дә әзерлән, балаларны укыт, тәрбиялә, әле прокуратура белән Рособрнадзорга да документларны тәрҗемә ит. Бу — өстәмә эш.

Ата-аналарның гаризаларны тикшерү дигәннән. Узган ялларда мессенджерларда Казанның 165 мәктәбендә укыган бер урыс ата-анасының хәбәре дә тарала башлады. Азатлык әлеге кеше белән сөйләшергә теләде, әмма очына чыга алмады.

"Нейасин" Telegram каналы скрины
"Нейасин" Telegram каналы скрины

Әмма хәбәрдә ата-аналарга прокуратура вәкилләре тарафыннан шалтыратулар булуы, татар телен ихтыяри кабул иттегезме дип сораулары турында языла. Әлеге хәбәрне мөмкин кадәр тарату өндәмәсе дә бар.

“Аларның безнең коррупцияле илдә бүтән башкарырга эшләре юкмы? Кем алдында ялыналар? Безнең тугандашлыкка ызгыш кертергә телиләр. Мондый сәяси уеннар костыргыч, безнең Русия өчен оят, дәүләт туган телләрне бетерү өчен барлык көчен куя!”, диелә әлеге хәбәрдә.

Азатлык сөйләшкән укытучылар да, мәктәп мөдирләре милли мәгарифтәге бу үзгәрешләр гаделсезлек дип кабул итә, әмма ачыктан-ачык бу хакта сөйләшергә җөрьәт итми. Тәрәзәгә чебеннең бәрелүеннән ни файда, безне барыбер якламаячаклар дип аңлаталар. ​

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG