Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада укытучыларны бер көнлек хезмәт хакын Җиңү бәйрәмен уздыруга тотарга мәҗбүр итәләр


Алабуга районы мәктәпләрендә укытучылар түрәләрнең ел саен күбрәк акча җыюына зарлана.

Алабуга районында мәктәп укытучыларын һәм балалар бакчалары хезмәткәрләрен “үз теләкләре белән” Җиңү бәйрәмен уздыру фондына акча күчерергә мәҗбүр итәләр. Бу турыда район мәгариф хезмәткәрләренең социаль челтәрдәге төркеме җитәкчесе Оксана Ермакова Idel.Реалиига сөйләгән.

Укытучыларга хәйрия акчасы күчерү турында гариза өлгесен таратканнар. Ләкин укытучылардан җыелган акча турыдан-туры ветераннарга ярдәмгә бармый, дип сөйләгән Ермакова. Акча “Алабуга районының Җиңүнең 75 еллыгын оештыру һәм бәйрәм итүенә ярдәм күрсәтү фонды”на күчерелә. Ә бу фондның акчаны кая һәм нинди максатларда сарыф итүе ачык билгеле түгел.

Ермакова сүзләренчә, Фондка кергән акчаларның ничек тотылуы хакында ул узган елда район мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зариповка сорау биргән. Түрә җавабынча, бу акчаларга бордюрлар буяу, паркны төзекләндерү күздә тотыла. “Димәк, шәһәрне төзекләндерү һаман да шул бюджет өлкәсендә эшләүчеләр акчасына башкарыла”, дип зарлана Ермакова.

Аның сүзләренчә, түрәләрнең нәфесе торган саен үсә бара. Элегрәк укытучылардан 200-300 сум җыйганнар, хәзер исә бер көнлек хезмәт хакын күчерүне сорыйлар. “Бакчаларда җыештыручы булып эшләүчеләрнең хезмәт хакы 12 мең, тәрбияченеке ике тапкыр артыграктыр. Укытучыларның бер көнлек хезмәт хакы бер мең сумнан артырга мөмкин. Ләкин кеше бит бу акчадан ипотекасын, кредитын түли” дип аңлаткан басманың әңгәмәдәше.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG