Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тим Ричардсон: "Татарстанда тормышка ашырырдай бик күп мөмкинлекләр күрәбез"


Тим Ричардсон
Тим Ричардсон

Казанда АКШның Русиядәге илчесенең сәяси киңәшчесе Тим Ричардсон булып китте. Аның белән АКШ һәм Татарстан арасындагы элемтәләр, Казанда АКШ консуллыгын ачу, Һолливуд мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итү мөмкинлеге һәм татар милли ризыклары турында сөйләштек.

Тим Ричардсонның Казанга беренче тапкыр килүе. Ул моны илчелектә хезмәткәрләр саны аз булу белән бәйләп аңлатты. Соңгы елларда Русия буйлап сәфәрләр саны кимеде диде ул. Ричардсон Казанда төрле очрашулар уздырган, шуларның берсе — Татарстан президентының кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская белән очрашу.

Сәфәр кыска булса да, АКШ илчелеге хезмәткәре Азатлык радиосы хәбәрчеләре белән дә очрашты. Без Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр, алар җылынырмы, әллә кискенләшерме, милли республикалар мәктәпләрендә туган телне уку-укыту мәсьәләсе читтән ничек күренә, Татарстан яки Идел буендагы башка милли республикалар белән нинди проектларны тормышка ашыру көтелә дип кызыксындык.

Берничә ел элек Русиядәге АКШ илчегендә дипломатлар саны киметелде, алар кире кайтып китте, берничә шәһәрдә консуллыклар ябылды (сүз 2018 елда Русия хөкүмәтенең 60 АКШ дипломатын илдән мәҗбүри чыгарып җибәрүе турында бара. Бу җавап кайтару акты иде. Аңа кадәр АКШ хөкүмәте Скрипальләр эше нигезендә Сиэтл шәһәрендә Русия консуллыгын ябу һәм 60 Русия дипломатын кайтарып җибәрү турында карар чыгарган иде - ред.). АКШка виза алырга теләүчеләрнең зур чиратлары хасил булды. Бүген илчелектә эш ничек бара? Авырлаштымы эш?

Казанга килүем – ил буйлап беренче сәфәрем

— Илчелек хезмәткәрләренең эш көне озайды, чөнки эш артты. Бусы — бер. Икенчедән, кешеләр җитмәгәнгә күрә, безнең Русия буйлап йөрү чикләнде, яңа хезмәттәшләрнең килүен көттек. Элегрәк без күп йөрергә тырыша идек. Мәсәлән, мин Русиядә эшләргә 2018 елның июнендә килдем һәм Казанга килүем – ил буйлап беренче сәфәрем. Бик сирәк йөрелә, бик аз, әлбәттә.

— Ә сез Русиянең милли республикалары, андагы вазгыять белән танышмы? Анда булган сәяси хәлләрдән хәбәрдармы?

— Мин Русия белән таныш, 2018 елга кадәр дә эшләдем, һәм ул вакытта АКШның Русиядәге илчелегендә һуманитар ярдәм өчен җаваплы буларак Төньяк Кавказ буйлап йөрергә туры килде. Бүген мин илчелекнең сәясәт бүлеге башлыгы буларак, бөтен Русия өчен җавап бирәм, АКШ-Русия мөнәсәбәтләре өчен җаваплымын. Һәр дипломат өчен ул эшләгән ил буйлап йөрү мөһим дип саныйм. Бу – төрле төбәктә яшәүче кешеләр белән очрашып аралашу, АКШ турында сөйләү, таныштыру мөмкинлеге. Сәфәр кылу безгә ил белән якынрак танышу өчен дә файдалы, кайда ниләр булып ятканын белү өчен кирәк.

—​ Сез Татарстанда беренче тапкыр дидегез. Шулай да монда килер алдыннан ниләр белә идегез бу республика турында?

Русиядә Татарстанның урынын күреп, гаҗәеп хәлләр, тарих булганына төшенәсең

— Татарстанның бай тарихлы булуын белә идем, әмма күпләр аның белән таныш түгел дип уйлыйм. Соңгы берничә йөз еллык тарихны гына алсаң да, никадәр бай, катлаулы тарих икәнен аңлыйсың. Яңа тарихны, Совет берлеге таркалган чорны, 1990-нчы еллар урталарын алсак, Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев вакытында республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышуы булды. Моның белән берникадәр танышмын. Бүген Русиядә Татарстанның урынын күреп, гаҗәеп хәлләр, тарих булганына төшенәсең.

— АКШның Русиядәге илчелеге Татарстан яки Идел буендагы башка милли республикалар белән тыгызрак эшләргә җыенамы?

— Татарстанга нәкъ шуның өчен килдек тә. Сәфәребез бирегә килеп, кешеләр белән аралашып, алар белән элемтәләр оештырып карау теләгенә бәйле. Кызганыч, без бу эшне илчелектә хезмәткәрләр җитешмәү, кадрлар кытлыгы сәбәпле иртәрәк башкара алмадык. Татарстанны сайлавыбыз юкка түгел, чөнки республиканың мәдәният, бизнес өлкәсендә яңа элемтәләр булдырырга потенциалы барлыгына ышанам.

— Мәсәлән, АКШ белән Татарстан арасында нинди бизнес проектлар була ала?

Татарстанда чыннан да американ ширкәтләре белән эшләү теләге барлыгын аңладык, күрдек

— АКШ илчелегендә коммерция бүлеге бар, алар Русия яки башка чит илләр белән элемтәләр булдырырга теләгән американ бизнес ширкәтләре һәм Русия компанияләрен барлый, элемтәләр булдырырга ярдәм итә. Кайту белән мин бу бүлек башлыгы белән очрашып, барысын да сөйлим. Татарстанда чыннан да американ ширкәтләре белән эшләү теләге барлыгын аңладык, күрдек.

— АКШ илчелеге бизнес кына түгел, мәдәни өлкәдә дә хезмәттәшлек итәргә тели дидегез. Илчелек күп кенә илләрдә, шул исәптән Русиядә дә бик күп һуманитар чаралар да уздыра. Хәйрия чаралары бик күп. АКШ илчелеге Русиядә, мәсәлән, урыс булмаган халыклар, аларның телләре, асаба халыкларның телләре белән бәйле проектлар да планлаштырамы? Андый мөмкинлек булган очракта, нинди дә булса ниятләр бармы?

— Бу өлкәдә безнең ни дә булса планлаштырылган дип уйламыйм, әмма интернет теләсә кем белән теләсә кайда шул ук мизгелдә аралашу мөмкинлеге биргәндә һәм инглиз теленең әһәмияте арта барганда без ул оешмалар белән кече халыкларның телләрен саклау өчен ниләр эшләп булуы турында сөйләшә алабыз. Һәм мондый вазгыятьтә кече халыкларның телләрен ничек сакларга? Бу мәсьәлә Русиядә генә түгел, ул хәтта бездә, Кушма Штатларда да бар. АКШның җирле асаба халыклары сөйләшә торган телләрне ничек сакларга?

— Бер-ике ай элек прокатка “Салкын йөрәк - 2” мультфильмының премьерасы булды, һәм инглиз телендә премьерасы көнендә ул саами телендә дә дөнья күрде, бу –​ Финляндиядәге бик кечкенә асаба халык. Татарларга телне саклау гына түгел, аны үстерү дә мөһим. Һәм татарларга АКШ продукциясе белән көндәшлек итү бик авыр булуын күрәбез. Бәлки АКШ илчелеге инглизчәдән туры татарчага да тәрҗемә ителә алырдай шундый продукция (мультфильмнар, кинофильмнар) җитештерүчеләр белән ниндидер бәйләнешләр оештыра алыр иде. Чөнки фильмнарны урыс телендә карыйлар, ә татарларга аның үз телләрендә булуы мөһим. Моңа ничек карыйсыз?

— Бу кызык идея, һәм аны гамәлгә ашыру татарча сөйләшүчеләрдән дә, дөрес тәрҗемә ясый алырдай татар лингвистларыннан да тора. Гомумән, сез кызыклы мисал китердегез дип уйлыйм, миңа мондый нәрсә әле мәгълүм түгел. Студияләр бу турыда әлегә уйламагандыр.

— Соңгы елларда тел мәсьәләсендә Татарстанда, Башкортстанда, Чуашстанда, Мари Илендә, Русиянең милли республикаларында проблемнар бик зур. Асаба халыкларның телләре гариза нигезендә, рөхсәт алу аша гына өйрәнелә алуы турында беләсезме? Бу хәл татар теленә генә карамый, Русиядәге башка халыкларда да шундый ук вазгыять. Бу хәлгә, бу низагка ничек карыйсыз? Мондый сәясәт Русиядәге асаба халыкларга ничек тәэсир итәчәк?

— Дөресен генә әйткәндә, минемчә, бу — Русиянең эчке сәясәте һәм ватандашлар аның турында федераль һәм республика хакимиятләре белән сөйләшергә тиеш. Тел мәсьәләсендә сәясәт бик катлаулы булырга мөмкин. Кызганыч, шуны әйтергә тиешмен, монда ватандашлар һәм хакимият карар итәргә тиеш, бу турыда сүз әйтү АКШ илчелеге эше түгел.

— Күптән түгел Согуд Гарәбстанының Казанда консуллык ачарга җыенуы мәгълүм булды. Бездә инде Иран, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Кытай консуллыклары эшләп килә. АКШ илчелеге Казанда консуллык ачарга җыенамы?

Бу атнада монда булуыбыз бирегә еш килергә җыенуыбызны күрсәтүче ишарә булыр дип өметләнәм

— Әлегә Татарстанда АКШ консуллыгы ачу нияте юк. Безнең хезмәткәрләр кытлыгы проблемы да бар. Әмма Татарстанның Мәскәүдән 700 чакрымда гына булуы яхшы, очкычта бер сәгать кенә. Һәм бу атнада монда булуыбыз бирегә еш килергә җыенуыбызны күрсәтүче ишарә булыр дип өметләнәм. Әйткәнемчә, без Татарстанда тормышка ашырырдай бик күп мөмкинлекләр күрәбез.

— Русияләрнең американнарга мөнәсәбәте нинди һәм сез, американнар русияләрнең бу мөнәсәбәтен ничек сизәсез? Чөнки федераль каналларның мөнәсәбәте бик тискәре һәм анда ниндидер бик хисчән белдерүләр була. Ә күптән түгел Левада фикер белешү үзәге чыгарган хисапка караганда, Көнбатышка мөнәсәбәт шактый лояль булып чыкты.

— Бик яхшы сорау. Чөнки хәзер Русия белән Кушма Штатлар арасындагы сәяси мөнәсәбәтләр бик катлаулы чор кичерә. Бу өлкәдә безнең фикер аермалыклары бик күп. Әмма бу вазифага билгеләнгәнгә кадәр элек тә дүрт ел буе Русиядә яшәгән һәм мөмкинлек чыгу белән бирегә шатланып яңадан кайткан кеше буларак, мин үземә карата антиамерикан мөнәсәбәрләрен беркайчан да сизмәдем дип әйтә алам. Киресенчә, кешеләр минем американ булуымны белгәч, бик җылы мөнәсәбәт күрсәтә, еш кына аларның үз бәйләнешләре була — АКШта укыган балалары, анда яшәүче туганнары. Һәм алар минем урысча сөйләшергә тырышуымны бик түземлек белән кабул итә, мине аңлап, барлык хаталарымны да кичерәләр.

— Америка белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр хәзер бик әйбәт түгел дидегез. Сезнеңчә, ул яхшырачакмы яки алга таба упкын тирәнәйгәннән тирәнәя барачакмы?

— Президент Дональд Трампның Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга теләве турында күп тапкыр әйткәннәрен барыгыз да күрде һәм ишетте. Дәүләт департаменты һәм Мәскәүдәге АКШ илчелеге хезмәткәрләренә нәкъ менә шундый бурыч куелды. Безнең яңа илчебез Джон Салливан да үз эшенең максаты шуннан гыйбарәт булуын берничә мәртәбә әйтте. Кайбер мәсьәләләрдә фикер аермалыклары бик күп булса да, үзара хезмәттәшлек иткән мәсьәләләр дә бар һәм киләчәктә уртак эшчәнлекне яхшырту мөмкинлекләрен күрәбез.

— Татарстанга бу беренче килүегездә ниләр күрергә өлгердегез, кемнәр белән очраштыгыз, милли ризыкларны авыз иттегезме? Казаннан, Татарстаннан тәэсоратларыгыз нинди?

Монда яшәүчеләрнең үз шәһәре һәм республикасы белән бик нык горурлануы күренә

— Татарстаннан һәм Казаннан тәэсоатларым искиткеч яхшы, монда яшәүчеләрнең үз шәһәре һәм республикасы белән бик нык горурлануы күренә. Барысы да монда җәен, көннәр матур булганда килергә кирәклеген әйтте. Татар ризыкларын бик аз гына ашадым, әмма моны төзәтәчәкмен, бу интервьюдан соң ук күбрәк итеп авыз итәчәкмен.

— АКШ илчесе Казанга килергә җыенамы? Ике ел элек ул чактагы илче килгән һәм Азатлыкка Казаннан бик хисләнүен белдергән иде.

— Илче Салливанның расланган планнарында беренче чиратта Екатеринбур һәм Владивостокка бару каралган, чөнки безнең консуллыклар шунда урнашкан. АКШның Русиядәге дипмиссиясе башлыгы буларак, аңа Русиядәге безнең миссиянең шушы ике бик мөһим өлешендә булу кирәк. Шуннан соң без аның сәфәрләре планын әзерли башлаячакбыз һәм ул исемлектә Татарстанга өстенлек биреләчәк дип бик нык ышанып әйтә алам.

— Милли республикаларда сивил җәмгыять белән бәйле һуманитар проектлар планлаштырыламы һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлеге бармы?

Татарстанга өстенлек биреләчәк дип бик нык ышанып әйтә алам

— Мәдәният өлкәсендә безнең күп кенә програмнар бар, без аларны Русиянең күп кенә шәһәрләрендә тәкъдим итәргә тырышабыз. Мин ул програмнар аша узган кайбер Татарстан кешеләре белән дә очраштым. Алар — Фулбрайт програмы галимнәре, шулай ук “Җәйге эш һәм сәяхәт” (Summer work and travel) програмы белән АКШка барган, анда укыган яки безнең “Ачык дөнья” алмашу програмында катнашкан кешеләр. Барлык бу мөмкинлекләр әле дә бар. Безнең күп кенә програмнар әле дә эшли һәм без Татарстанда кешеләр бу програмнарның булуын һәм аларда катнашу өчен гаризаны ничек язарга кирәклеген белсен өчен барысын да эшләргә телибез.

— Ул програмнарны күбрәк Мәскәү студентлары, Мәскәү кешеләре күп куллана, милли төбәкләр, милли республикалар читтә кала. Төбәкләрдә яшәүче яшьләргә дә игътибар артырмы?

— Безнең өчен башкалаларга һәм зур шәһәрләргә генә түгел, ә бар ил буйлап төрле шәһәрләргә йөз тотучы програмнар һәрвакыт мөһим булды. Шуңа күрә сәфәрләребез вакытында без бу програмнар турында сөйлибез, кешеләр катнашу турында гариза язарга теләгәндә моны ничек эшләргә кирәклеген белсен, ә иң мөһиме — аларның катнашуын тәэмин итәчәк яңа иҗади проектлар турында уйлансын өчен.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG