Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Путиннан конституциядә ана телен өйрәнү мөмкинлеген гарантияләүне сорады


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Бу хакта ул Русия президентының конституцияне үзгәртү эшче төркеме белән очрашуында сорады.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конституцияне үзгәртү эшче төркеменең Русия президенты Владимир Путин белән очрашуында туган телләр мәсьәләсенә кагылды. Аерым алганда, ул конституциядә Русия милли телләрен өйрәнүдә тыюлар һәм кысулар булдырмауны төгәлрәк язарга тәкъдим итте.

"Милли республикаларда милли телләр укытучылары шундый сорау күтәрә: кысулар булмасмы, ниндидер тыюлар булмасмы? Моны ничектер төгәлрәк язарга кирәктер, ата, ана, баба, бабалар телен өйрәнү мөмкинлеге булырмы, ахыр чиктә аны саклап булырмы? Бу борчый", дип әйтте ул Путинга.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге мәсьәләдә уйланылган сәясәт булса, конституцияне үзгәртүнең башка мәсьәләләрендә ул зур проблемнар күрми. "Республикада узачак тавыш бирүдә без [конституция үзгәрешләрен] хупларбыз, дип уйлыйм", диде ул.

Әлеге чыгышны Мөхәммәтшин Эрмитаж мөдире Михаил Пиотровский конституциядә урыс телен "дәүләт корган халык теле" буларак язып куюны тәкъдим иткәннән соң ясады.

Мөхәммәтшин тәкъдименә Владимир Путин Русиянең телләр төрлелеге аеруча әһәмиятле нәрсә булуын әйтте. Аның сүзләренчә, конституциягә дәүләт Русия халыкларының телләр төрлелеген якларга тиешлеге турында аерым маддә кертеләчәк.

"Бу турыда күп тапкыр әйттем: безнең көчебез шундый төрле булуыбызда. Русиядә яшәүче һәр халыкның уңай сыйфатларын кушу үзенә бер аерым мультипликатив эффект бирә һәм безнең илне ныгыта", диде Русия президенты.

Русия конституциясенә үзгәрешләр кертү эшен Путин 15 гыйнвар көнне үзенең еллык юлламасы белән башлап җибәрде. Конституциягә үзгәрешләр кертү эше 75 кешелек махсус төркемгә йөкләнде. Эшче төркемгә Татарстаннан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы җитәкчесе Евгений Солтанов та кергән.

XS
SM
MD
LG