Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап пулаты: Русиядә балалар хастаханәләренең өчтән беренә су кертелмәгән


Хастаханәләр һәм аларның биналары тиешлечә җиһазланмаган, табиблар, кече хезмәткәрләр җитешми, булганнарының белгечлек дәрәҗәсе тиешенчә түгел диелә Хисап пулаты документында.

Русия хисап пулаты илдәге медицина оешмалары торышы хакында мәгълүмат чыгарды.

Саннардан күренгәнчә, балалар хастаханәләре тиешлечә җиһазланмаган, табиблар, кече хезмәткәрләр җитешми, булганнарының белгечлек дәрәҗәсе тиешенчә түгел.

2019 елның 1 гыйнварына алынган саннарга караганда, илдәге балалар хастаханәләренең 41,1 процентында (116 меңнән артык бина) үзәктән ягып җылыту көйләнмәгән, 30,5 процентына су кертелмәгән, 52,1 процентында кайнар су, 35 процентында канализация юк.

Биналарның 14 проценты каза хәлендә, аларны үзгәртеп төзү яки капиталь төзекләндерү таләп ителә.

2018 елда Русия хастаханәләре һәм поликлиникаларында табиблар саны 1,03 процентка, шәфкать туташлары, җыештыручылар саны 32,3 процентка кимегән.

Хисап пулаты шулай ук балаларга медицина ярдәме күрсәтү өлкәсенә акчаларның җитәрлек җибәрелмәвен дә искәртә. 2024 елга кадәр “Сәламәтлек” илкүләм проектына 1,6 триллион сум бирергә ниятләнсә, шуны 14,9 проценты гына (253 миллиард) балалар медицина оешмаларына бүленәчәк.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG