Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Суверен интернет" — узган гасырга кайту булачак"


Архив фотосы
Архив фотосы

"Суверен интернет"ны Татарстан һәм Башкортстанда сынап карарга мөмкиннәр. Дөнья интернетыннан аерсалар, аны кулланучылар да, кулланмаучылар да зыян күрәчәк.

Февраль уртасында Telegram каналлар "суверен интернет"ны Татарстан белән Башкортстанда сынап карарга мөмкиннәр дигән хәбәр таратты.

"Как-то вот так" Телеграм каналы язуы
"Как-то вот так" Телеграм каналы язуы

Соңрак бу мәгълүматны Роскомнадзорның Татарстан идарәсе һәм Татарстанның дигитал үсеш һәм элемтә министры да раслый алмады.

Рунетны дөнья интернет челтәреннән аерып куюга мөмкинлек бирә торган канун 2019 елның 1 ноябрендә гамәлгә керде. Интернетның Русия өлеше дөнья челтәреннән өзелгән очракта, бу канун аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелде.

Октябрьдә Роскомнадзор интернетның Русия өлешенә автоном рәвештә эшләү мөмкинлеге бирүче җиһазларны урнаштыра башлады.

"Суверен интернет"ны тормышка ашыру өчен белгечләр җитми"

IT белгече Алмаз Казаков сүзләренчә, "суверен интернет"ны Татарстанда сынап караулары — мөмкин эш. Ләкин белгечләр кытлыгы бар һәм техник яктан моңа әзерлек юк ди ул.

Алмаз Казаков
Алмаз Казаков

"Суверен интернет" интернетка бары расланган элемтә төеннәре (узел связи) аша гына чыгып булуны күзаллый. Элемтә операторы яки интернет провайдер аерым кагыйдәләр белән эшли алачак. Алар хокук саклау органнарына бөтен протоколларга керү мөмкинлеге бирергә тиеш булачак. Ләкин "суверен интернет"ны тулысынча тормышка ашырыр өчен белгечләр җитми. Бүген күп IT белгечләр чит илгә эшли. Чөнки Русиядә азрак түлиләр. Американың дәүләт иминлеге агентлыгының (National Security Agency) баш фатирында 20-38 мең IT белгеч хезмәт итә. Русиядә андый үзәк тә, бина да, белгечләр дә юк", ди Казаков.

Алмаз Казаков "суверен интернет"ны хуплавын белдерде. Мондый системнар кайбер илләрдә инде бар. Мисал өчен, Кытайда.

"Кытайдагы "Алтын калкан" (Great Firewall of China) системы — ул интернет контентын фильтрлау системы. Бу — куркынычсызлык, мониторинг, аутентификация, трафик идарә системнары белән бергә эшли. Кытайда контентны тикшерәләр, аерым сәхифәләр, протоколлар тыелган. Башка илләрдә дә ул эшли, Кытайда системга салынган. Австриядә дә аны кертергә телиләр", ди Казаков.

"Бу банклар, сәнәгать оешмалары эшенә зыян китерәчәк"

IT белгече Булат Мөбарәков та "суверен интернет"ны сынап карауга әзерлек бара дип саный. Һәм аны дөнья интернетыннан аерып, VPNны томалап, тоталитар ысуллар белән эш итәргә мөмкиннәр дип фаразлый.

Булат Мөбарәков
Булат Мөбарәков

"Суверен интернетны ике юл белән кертә алалар. Беренчесе — тоталитар рәвештә. Татарстан белән Башкортстанны бары локаль челтәрдә генә калдырып. Бу — тулаем суверен дигән сүз. Димәк, Татарстанның Русиянең башка төбәкләренә, чит илләргә элемтәсе өзелә дигән сүз. Икътисад, сәламәтлек саклау, мәгарифкә зыян киләчәк. Һәркемгә уңайсызлыклар тудырачак.

Икенче юл — сыгылмалы төзәтү системын кертергә мөмкиннәр. Ягъни Роскомнадзор кирәкле сервисларга гына элемтәне калдырачак. Монда да тоталь күзәтү кала. Ләкин аерым ширкәтләр эшли алсын өчен чит ил сервисларына чикләнгән рәвештә керү мөмкинлеге калдыра алалар.

Ни өчен бүген Роскомнадзорның теориясе эшләми? Алар бит төрле сәхифәләрне томалап карыйлар, ләкин эшләре барып чыкмый. Ачык интернетта бүген VPN (виртуаль шәхси челтәр) дигән технология белән эшлиләр. Әйтик, Telegram VPN аша төрле илләрдәге серверларга күчеп тора, шуңа аны томалый алмыйлар. Роскомнадзор VPNны тулысынча аерса гына, үз кануннарын эшләтә алачак. Әгәр Русия локаль челтәр генә калдыра икән, башка илләрнең серверларына кереп булмаячак һәм, мисал өчен, Telegram эшләмәячәк", ди Мөбәрәков.

Бүген Татарстандагы зур сәнәгать оешмалары, банкалар эше дөнья интернет челтәре белән бәйле. "Суверен интернет"ны гамәлгә керткән очракта, бу республиканың икътисадына китереп бәрәчәк, дип саный IT белгечләр. Үзгәрешләрне Татарстанда яшәүче һәркем үзендә сизәчәк.

Бүгенге систем тукталса, XIX-ХХ гасырга кайту булачак

"Күп кенә банкаларның, сәнәгать оешмаларының, эшмәкәрләрнең серверлары чит төбәкләрдә, яисә чит илдә урнашкан. Шул исәптән, республика банкларының серверлары чит илдә булганнары бар. Бер көнне ул серверлар эшләми башлый ди. Аларга эшне башка систем аша алып барырга туры киләчәк. Чит илләр белән транзакция катлауланачак. Ягъни, банкалар башка илләрдән акча ала алмый һәм аларга акча җибәрә алмый дигән сүз. Элекке замандагы кебек документ әйләнеше кәгазьгә кайтачак. Чөнки электрон имза, криптографик алгоритмнар эшләмәячәк. Хәзер бу юнәлештә эш җайланган. Бүгенге систем тукталса, XIX-ХХ гасырга кайту булачак. Банкаларга башка юлны карарга туры киләчәк. Аларның кереме кими, кредитлар бирү азая, хезмәт күрсәтү сыйфаты төшәчәк.

Күп кенә сәнәгать оешмалары чит ил програмнары белән эш итә. Әйтик, Microsoft, Apple. "Суверен интернет" керсә, програмнарны яңарта, алар белән тулысынча эшли алмаячаклар. Ширкәтләрнең серверларын Русиядә сакларга кирәк диелсә дә, аларның бер өлеше чит илдә урнашкан. Интернет булмаса ничек эшләсеннәр?

Һәрберебез IOS, Android кушымталары белән эшлибез. Аларның серверлары чит илдә. Кемнеңдер кереме социаль челтәрләргә бәйле. Instagram бер-ике сәгатькә тукталып торган иде, кешеләр шундук миллионлаган сумда керемен югалтты. Чөнки кешеләрнең сатып-алулары шуңа корылган. Visa, Mastercard картлары да эшләмәячәк. Чөнки чит илләр белән транзакцияләр бетәчәк. МИР системы гына кала", дип сөйләде IT белгече Мөбарәков Азатлыкка.

"Суверен интернет" камил булмаса да, ул нәрсәдәндер башланырга тиеш. Проблемнар булачак. Үз вакытында Telegramны ябабыз дип эшләп торган башка системнарны ябып куйганнар иде. Кайбер сәхифәләр ачылмаска мөмкин. Мисал өчен, Яндекска керергә телисең, ул эшләми ди. Чөнки аның элемтә маршруты Европа аша баруы ихтимал. Банк системнары белән дә шулай булырга мөмкин. Татарстан интернетка Мәскәү аша тоташабыз дип уйлый, ә ул элемтәләр бәлки Һолландия, Германия аша йөридер", дип өсти Алмаз Казаков.

"Бу милли республикаларны тикшереп карау булырга мөмкин"

"Суверен интернет"ны сынау өчен Татарстан белән Башкортстанның сайлануы очраклы булмаска мөмкин. Бу милли республикаларны чираттагы тапкыр тикшереп карарга теләү белән бәйле булырга мөмкин дип саный татар электрон китапларын булдыручы, тәрҗемәче Заһир Хәсәнов.

Заһир Хәсәнов
Заһир Хәсәнов

"Милли республикаларда милли хәрәкәтләр бар. Шуларның тышкы дөньяга чыгуын япсак, нинди реакция булыр дип тикшереп карыйлардыр. Бездә (милли республикаларда) халык аңлырак. Әгәр бу әйбер бездә үтсә, ягъни халык моны йотса, бөтен Русиядә кулланып була дигән фикергә килергә мөмкиннәр", дип фаразлый ул.

Заһир Хәсәнов бүген baigysh.tatar сәхифәсен алып бара һәм чит ил сервисларын куллана. "Суверен интернет" татар интернеты үсешенә зыян сала ала ди ул.

"Мин Youtube-ны бик актив кулланам. Төрле програмнардан өйрәтү видеоларын карыйм. Шуңа иң беренче югалту — Youtube булачак. Шул ук Google-ны алыйк. Аңлавымча, чит ил сайтлары томаланачак. Минем өчен аеруча тәрҗемә сайтлары булмау, рәсемнәр алу проблем тудырачак. Google браузерында кыстыргычлар бар. Аларның күбесе чит илнеке. Шул ук электрон китап тышлыклары ясый торган, бер форматтан икенче форматка күчерә торган програмнар, аудиокитаплар һәм башка күп төрле сервислар чит илнеке. Безнең Русия интернетыннан боларның барысын да алып бетереп булмый. Үземнең алып барган сайтка зарар киләчәк. Анда чит илдән алынган плагиннар кулланыла", ди Заһир Хәсәнов.

Интернетны томалау халыкның баш күтәрүенә дә китерергә мөмкин дип фаразлый Заһир Хәсәнов.

"Әгәр безнең Русия сайтларын да томалый башлыйлар икән, гомумән эшләр хөртигә китәчәк. Татар мәсьәләләренә килгәндә, халык бик кузгалмады. Һәм гомум массага караганда, безнең тавыш ишетелми дә. Ләкин интернет кулланучылар күп. Кемнеңдер бизнесына ул нык кагыла. Тавыш чыгачак.

Интернет кеше тормышына үтеп кергән, шуның өчен каршы булучылар, сүз әйтүчеләр булырдыр. Иң күп бәла Youtube-та булачак. Кеше аны куллана һәм аның аша акча эшли. Әмма Татарстан, Башкортстанда гына булса, ул әлләни сизелмәс", дип сөйләде Хәсәнов Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG