Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров интернетта "деструктив материаллар"га каршы чыкты


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан прокуратурасы узган елда экстремистлыкка каршы 30 кисәтү ясаган, 36 кеше җавапка тартылган.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республикада “экстремистлык һәм террорчылык күренешләрен” кисәтүне “аеруча мөһим бурыч” дип атаган. Бу турыда ул Башкортстан прокуратурасы коллегиясендә әйткән. Хәбиров сүзләренчә, интернетта, аеруча яшьләр арасында һәм социаль челтәрләрдә “деструктив мәгълүмати материаллар” таралуын кисәтү мөһим.

2019 елда прокуратура хезмәткәрләре экстремистлык белән шөгыльләнергә ярамавы турында 30 кисәтү чыгарган. 36 кеше җавапка тартылган. Хәбиров белдергәнчә, республика җитәкчелеге киләчәктә прокуратурага бу эштә ярдәм итәчәк. “Республика хакимияте һәм муниципалитетлар сезгә булышлык күрсәтәчәк” дигән Хәбиров. Аның сүзләрен “Коммерсант” китерә.

Узган елның декабрендә Башкортстандагы “Башкорт” оешмасы прокуратурадан экстремистлык белән шөгыльләнү ярамавы турында кисәтү алды. Соңрак күзәтү органы оешманы мәхкәмәгә биреп, аның эшчәнлеген тыюны таләп итте. Башкорт оешмасы активистлары бу гамәлләр артында республика җитәкчесе Радий Хәбиров тора дип саный.

XS
SM
MD
LG