Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең чиреге генә Конституция үзгәрешләре өчен тавыш бирергә әзер


Левада үзәге “Ачык медиалар” өчен уздырган сораштыру нәтиҗәләре рәсми саннардан аерыла.

Русиядә яшәүчеләрнең бары чиреге – 25 проценты гына Конституциягә президент Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләргә тавыш бирүдә катнашырга һәм аларны хупларга әзер. 10 проценты катнашып, каршы тавыш бирергә ниятли. Бу саннар Левада үзәгенең “Ачык медиалар” өчен эшләнгән сораштыруы нәтиҗәсендә ачыкланган.

Респондентларның 37 проценты тавыш бирүдә катнашырга уйлый. Ләкин ничек дип тавыш бирәсен әлегә белми. 23 проценты бөтенләй тавыш бирергә җыенмый.

Элегрәк Конституциягә үзгәрешләр әзерләү эшче төркеменең Путин катнашында утырышында башка саннар яңгыратылган иде. Аерым алганда, кайбер үзгәрешләрне русияләрнең 90 га якын проценты хуплый диелде.

Левада үзәге сораштыруы күрсәткәнчә, респондентларның 64 проценты Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең нәрсә аңлатканын белми, ә 58 проценты аларның нигә кирәк булуын аңламый.

“Путин 2024 елдан соң калуын теләр идегезме?” дигән сорауга халыкның яртысы (46%) – теләмим дип, икенче яртысы (45%) теләр идем дип җавап биргән.

Конституциягә үзгәрешләр өчен русияләрдән тавыш бирдерүне Путин тәкъдим итте. Бу канунда каралмаган, ләкин Путин бу үзгәрешләр халык хупламыйча торып гамәлгә кермәячәк дип белдерә. Тавыш бирү 22 апрельдә узар дип көтелә. Моңа кадәр үзгәрешләрне парламент һәм төбәкләрнең канун чыгару җыеннары хупларга тиеш.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG