Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камыр Батыр (татарская народная сказка)


Фрагмент из мультфильма "Камыр-батыр" производства студии "Татармультфильм" (2017 год)
Фрагмент из мультфильма "Камыр-батыр" производства студии "Татармультфильм" (2017 год)

Камыр Батыр – одна из самых известных татарских сказок. Это история про татарского богатыря, слепленного из теста. Предлагаем вам адаптированный текст сказки, аудио, перевод ключевых фраз и тест. В конце текста вас ждет бонус – мультфильм по мотивам сказки.

Камыр-батыр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:34 0:00
йөкләү

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер карт белән бер карчык. Аларның балалары булмаган, ди. Шуңа кайгылары бик зур булган, ди. Бер көнне болар утырып уйлаганнар да камырдан бер бала сыны ясап куйганнар. Әби сыер саварга, бабай утын ярырга чыгып киткән. Керсәләр, исләре киткән, ди! Камыр сын малайга әйләнгән һәм кәҗә бәтиләре белән уйнап йөргән, ди.

Малай ай үсәсен көн үскән, ел үсәсен ай үскән. Бабай аңа таяк ясап биргән. Малай бер генә таянган, таяк сынган, ди. Бабай тимерчегә барган һәм яңа таяк ясаткан. Тимердән. Уллары бер көнне урамга чыккан. Бер малайның аягын сындырган, икенче көнне башка малайның муенын сындырган. Бер көнне бабай белән әбинең өе каршында авыл халкы җыелган.

— Балаларыбызны имгәтә! Үтерә! — дип кычкырган алар.

— Бикләп куй малаеңны!..

Инде хәзер нишләргә? Әби белән бабай утырып уйлаганнар да малайны дөнья гизәргә җибәрергә булганнар.

Слова и выражения

  • камырдан бер бала сыны ясап куйганнар – сделали из теста фигуру ребёнка
  • сыер саварга – доить корову
  • утын ярырга –​ рубить дрова
  • исләре киткән – удивились
  • кәҗә бәтиләре – козлята
  • ай үсәсен көн үскән, ел үсәсен ай үскән – рос не по дням, а по часам
  • таянган – облокотился
  • таяк сынган – палка сломалась
  • тимерче – кузнец
  • муенын сындырган – сломал шею
  • имгәтә – калечит
  • дөнья гизәргә җибәрергә булганнар – решили отправить странствовать

Көн барган, ай барган, ел барган малай. Бик ерак җирләргә җиткән. Кара урманда моның каршысына аягын бәйләгән бер кеше очраган. Малай, гаҗәпсенеп:

— Абый, аягыңны ник болай бәйләдең? — дип сораган.

— Әгәр мин аягымны чишсәм, күккә очам, — дигән сәер кеше. — Артымнан бер кош-корт та җитә алмый.

Малай белән шул абзый бергә киткәннәр. Баралар, баралар, ди, болар. Каршыларына бер борын тишеген бармагы белән кыскан бер кеше очраган.

— Ник болай утырасың? — дип сораганнар аннан.

— Шулай утырмасам, дөньяда бик көчле җил куптарам мин. Биш таш тегермәнне берьюлы әйләндерә алам.

Алга таба өчәү киткән болар. Каршыларына эшләпәсен кырын кигән кеше очраган. Аңа да сорау биргәннәр:

— Эшләпәңне ник кырын кидең, абзый?

— Эшләпәмне туры кисәм, күз ача алмаслык буран чыга. Бастырып кисәм, җир йөзе бозга ката, Камыр Батыр. Малайга бу абзый шулай дип эндәшкән.

Юлдашлар бу абзыйны да иярткәннәр, ди. Озакламый боларга укчы очраган. Үзе уктан атарга әзерләнгән, әмма әйләнә-тирәдә бер кош та, җәнлек тә күренми, ди. Камыр Батыр, нәрсәгә атасың син, дип сораган.

— Әнә, күрәсеңме, моннан алтмыш чакрым ераклыкта тауда бер чебен утыра. Шул чебеннең уңъяк күзен чыгармакчы булам.

Камыр Батыр бу кешене дә үзе белән барырга чакырган. Бераздан туфрак белән уйнап утыра торган бер сакаллы кеше очраган, ди, боларга. Камыр Батыр тагын түзми. Моннан да сораган.

— Нигә җир белән уйнап утырасың, абзый? — дигән.

— Уң яктан сугам — бу якка тау өям, сул яктан сугам — бу якка тау өям.

Бу абзыйны да үзләре белән иярткәннәр.

Бераздан юлдашлар бер авылга кергәннәр. Анда бик бай бер кешенең бик чибәр бер кызы бар икән, ди. Камыр Батыр аны кияүгә сораган.

Слова и выражения

  • чишсәмесли развяяжу
  • бер борын тишеген бармагы белән кыскан – сжав одну ноздрю пальцем
  • бик көчле җил куптарам – поднимаю сильный ветер
  • берьюлы әйләндерә – одновременно переворачивает
  • эшләпәсен кырын кигән – надел шляпу набекрень
  • укчы – стрелец
  • әйләнә-тирәдә – вокруг
  • чебен – муха
  • туфрак – почва, земля
  • тау өям –​ сваливаю гору
  • кияүгә сораган – попросил руки

Бай бик саран, бик мәкерле кеше булган. Кызын болай гына кияүгә бирергә теләмәгән, ди.

— Минем кызым бит бай кызы. Патша кызына тиң. Синең кебекләр өчен түгел... Әйдә, ярый. Менә минем йөгерүчемне узсаң, бирермен, — дигән бай.

Киткәннәр юлдашлар йөгерешкә. Аягын бәйләгән кеше алтмыш чакрым ераклыкны ике сикерүдә узган да байның йөгерүчесе тиз генә килмәс дип, йокларга яткан. Ул вакытта байның йөгерүчесе бу абзыйны инде куып җитә язган, ди. Камыр Батыр һәм башкалар бик борчылганнар. "Оттырабыз бит", — дип хафаланганнар.

Камыр Батыр алтмыш ераклыктан чебенне дә күрә торган абзыйдан карарга кушкан. Уңга, сулга караган ул. Йөгерүченең йоклап ятканын күргән. Шулчак угыннан аткан да, ук йоклап ятучының колак кырыеннан сызгырып киткән. Йөгерешче сикереп торган да мәйданга беренче булып барып җиткән.

Әмма мәкерле бай барыбер кызын Камыр Батырга бирергә теләмәгән. Юлдашларны мунча керергә кыстаган, ди. Ә мунчасы чуеннан эшләнгән икән. Дуслар моңа игътибар итмәгәннәр. Алар мунчага керүгә байның хезмәтчеләре мунча ишекләренә йозак салганнар һәм ут төрткәннәр.

Камыр Батыр югалып калмаган. Эшләпәле абзыйның эшләпәсен туры итеп кигергән. Мунчада күз ачмаслык буран купкан. Әмма болай да эссе булган. Камыр Батыр эшләпәне бастырып кидергән, һәм мунчаның диварлары бозлана башлаган. Шулай итеп дуслар үлемнән котылганнар.

Икенче көнне бай мунчага кергән. Ишекне ачкан, ә анда сау-сәламәт Камыр Батыр һәм аның дуслары чыкканнар, ди.

Камыр Батыр байга:

— Бай, син мине алдама. Бирәсеңме кызыңны, юкмы, — дигән.

— Бирмим сиңа кызымны! — дигән бай.

Шуннан башланган сугыш, талаш. Борыныннан чыккан җил белән биш тегермән әйләндерүче кеше буран куптарган. Камыр Батыр бер сугуда берничә дистә кешене еккан. Шулай итеп, дуслар җиңгән. Бай кызын Камыр Батырга кияүгә бирергә мәҗбүр булган, ди.

Слова и выражения

  • мәкерле – коварный, хитрый
  • тиң – подобный
  • хафаланганнар – беспокоились
  • колак кырыеннан сызгырып киткән – просвистел мимо уха
  • чуен –​ чугун
  • йозак салганнар –​ повесили замок
  • ут төрткәннәр – подожгли
  • буран купкан – поднялся буран
  • үлемнән котылганнар – избежали смерти

*****

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:

У нас есть бонус для тех, кто дочитал до конца :) Предлагаем вашему вниманию мультфильм "Камыр-батыр" производства "Татармультфильм" по мотивам татарских народных сказок. Обратите внимание, что сюжет мультфильма отличается от вышеприведенной сказки:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Камыр Батыр

Тест: Камыр Батыр

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG