Миңтимер Шәймиев хәзерге мәктәп белем бирү генә түгел, тәрбияләү учагы да булырга тиеш, диде.
"Гомер уза, балалар үсә, алар күп телләрне үзләштерергә тиеш. Туган телне белү зарур һәм ким дигәндә бер чит ил телен белү кирәк. Без әле мәктәпнең беренче комплексын кулланышка тапшырмадык, ә икенче чит ил телен укыту турында уйлыйбыз. Ата-аналар кытайча өйрәтүне сорыйлар. Бу бит замана таләбе. Элеке кебек хәзер "тимер пәрдә" юк, чикләр ачык һәм кая телисең шунда чыгарга була, моның белән файдаланырга кирәк. Анда киткән балалар кара эштә генә хезмәт куярга тиеш түгел, ләбаса, алар көндәшлеккә сәләтле булсыннар, үзләрен, республиканы уңай яктан күрсәтсеннәр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда полилилнгваль уку йорты 165 нче мәктәп нигезендә төзелә, быел анда беренче полилингваль сыйныфлар ачылды. Укучыларның ким дигәндә өч тел: татар, урыс һәм инглиз телләрен белүе күзаллана. Хәзер мәктәп бинасы белән янәшә яңа корылмалар төзиләр.