Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актер Том Хэнкс һәм аның хатыны коронавирус йоктырган


Том Хенкс хатыны Рита Уилсон белән
Том Хенкс хатыны Рита Уилсон белән

Танылган Һолливуд актеры Том Хэнкс һәм аның хатыны Рита Уилсон Австралиядә авырган.

Вирус эләгүе хакында актер Instagram аккаунтында язып чыккан.

“Үзебезне бераз арыган, салкын тидергән дип хис иттек, тәнебездә сызлау башланды. Рита вакыт-вакыт өшеп калтыранды. Эшләгән гамәлләребез дөрес булсын өчен, без коронавируска тест уздык, һәм ул уңай нәтиҗә күрсәтте” дип язган актер.

Том Хэнкс һәм Рита Уилсон хәзер Австралиянең Голд-Кост шәһәрендә хастаханәдә дәвалана.

Җирле SBS телеканалы хәбәр иткәнчә, 63 яшьлек Хэнкс Австралиягә яңа фильмда төшәргә килгән булган.

Том Хэнкс дөнья тамашачысына Forrest Gump (“Форрест Гамп”), Cast Away (“Читкә кагылган”), Saving Private Ryan (“Рядовой Райанны коткарырга”), Sully (“Гудзонда могҗиза”) фильмнары аша таныш. 2016 елда АКШның ул вакыттагы президенты Барак Обама Том Хэнкска президентның Ирек медален тапшырган иде.

Австралиядә хәзер коронавирус йоктыруның 128 очрагы теркәлгән, өч кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG