Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 87 проценты чикләүләрнең кыенлык тудыруын сизми


Көнбатыштан кертелгән азык-төлекне юк итү, архив фотосы
Көнбатыштан кертелгән азык-төлекне юк итү, архив фотосы

Русияләрнең уннан бере генә Көнбатышның Русиягә карата чикләүләреннән зыян күрүен әйткән. 2015 елда андыйлар 34 процент булган.

Левада халык фикерен белешү үзәге ачыклаганча, русияләрнең күпчелеге (87 процент) Русиягә карата Көнбатыш илләре керткән чикләүләрнең үз тормышында яки гаилә әгъзалары тормышында ниндидер кыенлыклар тудыруын сизми. Бу чикләүләр кертелгәннән бирле иң югары күрсәткеч. Респондентларның бары 10 проценты гына чикләүләрнең аларга “җитди кыенлыклар” тудыруын белдергән. 2015 елда андыйлар 34 процент булган, бу беренче чикләүләр кертелгәннән бирле иң зур күрсәткеч.

Моннан тыш, халыкта чикләүләр сәбәпле борчылу да кими – сораштыруда катнашканнарның 31 проценты чикләүләр аркасында борчылуын белдергән, 67 процентына бу чикләүләр бернинди борчу китерми. Шул ук вакытта әле 2018 елның ноябрендә генә дә чикләүләр сәбәпле борчылуы турында 43 процент кеше белдергән булган.

16 мартта ТАСС чыгарган әңгәмәсендә Русия президенты Владимир Путин Русия чикләүләр нәтиҗәсендә 50 миллиард доллар чамасы югалтты, ләкин бу акчаларны компенсацияли алды дип белерде. Путин “ул чикләүләргә төкерергә кирәк” диде. Аның сүзләренчә, чикләүләр илне “баш миен эшләтеп җибәрергә” мәҗбүр иткән. Русия актив рәвештә импорт алыштыруны куллана башлады дигән Путин.

Русия Хисап пулаты башлыгы, элеккеге финанс министры Алексей Кудрин Көнбатыш илләр керткән чикләүләр Русия казнасына елына илнең эчке тулаем җитештерүенең (ВВП) ярты проценты күләмендә зыян сала дигән иде.

Көнбатыш илләре Русия түрәләренә, ширкәтләренә һәм банкларына карата чикләүләрне 2014 елның мартында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң кертте. Киев һәм Көнбатыш илләре Кырымны басып алуны халыкара хокук бозу дип бәяли. Мәскәү ярымутрауны кушуны “тарихи дөреслекне торгызу” дип атый.

XS
SM
MD
LG