Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә Олимпия уты эстафетасы тамашачысыз узачак


Тосиро Муто 2020 елның 17 мартында матбугат очрашуында, Токио, Япония

Кешеләргә эстафетаны юл читләреннән карап торырга рөхсәт ителә. Оештыру комитеты халыкны чараның видеотрансляциясен өйләрендә карарга өнди.

Япониядә Олимпия уты эстафетасы алдан уйланганча узачак, ләкин Фукусима префектурасында эстафетаны башлау тантанасы 26 мартта коронавирус сәбәпле тамашачылардан башка үтәчәк. Бу турыда 17 мартта Олимпиада оештыру комитеты башлыгы Тосиро Муто белдергән. Ул Уеннарны оештыручыларның бөтен ил күләмендә эстафетаның иминлеген тәэмин итәчәген ассызыклаган.

Фукусимадан Токиога килеп җиткәнче Олимпия уты 47 префектураны кисеп чыгачак. Ул бару юлында узарга тиеш булган чаралардан оештыручылар баш тарткан, кайберләре узса да, тамашачылар катнашыннан башка булачак.

Кешеләргә эстафетаны юл читләреннән карап торырга рөхсәт ителсә дә, Муто халыкка болай эшләмәүләрен үтенеп мөрәҗәгать иткән. Ул аларга йөгерешнең видеотрансляциясен өйдә торган килеш карарга тәкъдим иткән. Кешеләр теге яки бу урында күпләп җыела башласа, оештыручылар эстафетаның маршрутын үзгәртә алачак.

Йөгерештә катнашучы спортчыларга медицина битлеклре кию мәҗбүри булмаса да, аларны кулларын антисептик белән эшкәртергә мәҗбүр итәчәкләр.

2020 елгы Уеннарның Олимпия утын тапшыру эстафетасы 12 мартта Борынгы Олимпиядән кузгалып китте. Греция таләбе белән эстафета туктатылды. Олимпия утын “Токио-2020” оештыру комитетына Афинадагы Панатинаикос стадионында 19 мартта тамашачылар катнашыннан башка тапшырачаклар.

Токиода Оимпиада 24 июльдән 9 августка кадәр узарга тиеш. Япония хакимияте коронавирус ярышлар уздыруга комачауламаячак дип белдерә.
17 мартка Япониядә COVID-19 вирусы 852 кешедә расланган. 28 кеше үлгән. Дөньяда авыруны барлыгы 184 мең кеше йоктырган, җиде меңнән артык кеше үлгән. Авыручыларның иң күбе Кытай, Италия һәм Иранда.

фикерләр

XS
SM
MD
LG