Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Архзащита" Уфа шәһәр идарәсен ваемсызлыкта гаепләп прокуратурага шикаять итте


Бухартовскийлар утарында янгыннан соң
Бухартовскийлар утарында янгыннан соң

Уфадагы “Архзащита” төркеме активистлары Уфа шәһәре идарәсенә зарланып Башкортстан прокуратурасына гариза юллады. Анда алар Уфа мэриясен мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә чаралар күрмәүдә гаепли, һәм прокуратурадан моны тикшерүне сорый. 

“Шәһәр идарәсе соңгы елларда күп санлы мәдәни мирас объектларын муниципаль ихтыяҗлар өчен ала, анда яшәүче кешеләрне башка торакларга күчерә, ләкин биналарны консервацияләп, аларны саклау, яхшы хәлдә тоту өчен чаралар күрми” дип аңлатты “Архзащита”ның шәһәр мэриясенә карата дәгъваларын юрист, Башкортстан кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина.

Аның сүзләренчә, тарихи биналарда кеше тормый башлагач, ягып җылыту туктатылгач, алар зур тизлек белән туза, анда сукбайлар яши башлый, җинаятьләр кылына, болар барысы да бинаның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Соңгы ике елда гына да ике мәдәни мирас объектында ике янгын чыкты: Видинеев йортында һәм Бухартовскийлар утарында. Соңгысы узган атнада гына булды” дип сөйләде Мәүлимшина.

Янгын ни сәбәпле чыкса да, төп сәбәбе – шәһәр идарәсендә аларны саклау өчен җавап бирә торган вазифаи кешеләрнең ваемсызлыгы, тиешле чаралар күрмәвендә. 2016 елның декабрендә шәһәр советы депутаты Андрей Носковның Стройинвест ширкәте Кочкинннар йорты бинасын сүтеп ташлады. Бу гамәл өчен беркем дә җавапка тартылмады, җәзасын алмады. 2015 елда шәһәр идарәсе Тихониннар йортын “Эксперт-техник үзәккә” озак вакытка арендага бирде, нәтиҗәдә тарихи йорт тулысы белән диярлек җимерек хәлгә килде” дип берничә мисал китерде Мәүлимшина.

Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе мәгълүматынча, Уфада ачыкланган һәм Русия халыклары мәдәни мирас дәүләт реестрына кертелгән, муниципаль милек булып торучы 100дән артык объект бар. 2020 елның мартында Уфа шәһәре идарәсе якындагы ике елга шәһәр бюджетына бу тарихи биналарны саклау, торгызуга акча каралмаган дип белдерде. Шулай итеп, шәһәр идарәсе үзенә канун нигезендә йөкләнгән мәдәни мирас объектларын саклау бурычын үтәми.

Шәһәр идарәсе мәдәни мирас объектларын сатуга чыгарып, бу бурычны инвесторлар өстенә күчермәкче була. Ләкин бу идарәнең тарихи биналарны саклау өчен бер чара да күрмәвен акламый, биналар арендага бирелгәнче яки сатуга чыгарылып, хуҗаларын тапканчы алар өчен шәһәр идарәсе җавап бирә дип яза мөрәҗәгатьтә активистлар. Алар мэрия мәдәни мирас объектларын сакламау гына түгел, бу биналар җимерелсен, юкка чыксын өчен шартлар да тудыра дип белдерә.

XS
SM
MD
LG