Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәккә белән Мәдинәдәге изге мәчетләр ябылды 


Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчете һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете коронавирус сәбәпле ишекләрен япты.

Согуд Гарәбстаны хөкүмәте мөселманнар өчен иң изге урыннар булып торган Әл-Хәрәм мәчетен һәм Пәйгамбәр мәчетен хаҗилар өчен ябык дип игълан итте.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге бу изге мәчетләр коронавирустан саклану максатыннан ябыла. Бу чикләү чарасының күпме вакытка сузыласы әйтелми.

17 марттан Согуд Гарәбстанында мәчетләрдә намаз кылу тыелды.
Бүгенге көндә Согуд Гарәбстанында 300гә якын кешедә коронавирус расланган. Моңа кадәр патшалык чит ил кешеләре өчен үзенең тышкы чикләрен япты, шул исәптән хаҗга килүчеләргә дә юл ябылды. Шулай итеп, бу көннәрдә кече хаҗ – гомрә кылырга җыенган кешеләргә илгә керү мөмкинлеге бетте.

Күп илләрдә коронавирус таралу булдырмау максатынан мәчетләрдә җыелу, намаз кылу тыелды. Русия мөселманнары Диния назәрәте карары белән Мәскәү мәчетләре дә 18 марттан 10 апрельгә кадәр карантинга ябылды.

Татарстан мөфтияте дә коронавирустан саклану өчен чаралар киңәш итте. Республика мәчетләрендә кайбер чикләүләр кертелде.

Быел хаҗ 29 июльдә башлана. Татарстан мөселманнарына быел да, узган елгы кебек үк, хаҗга 1800 урын бирелгән.

XS
SM
MD
LG