Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавируста өйдә утырырга теләмичә Сочига юл алган меңнәрчә русиялене отельлар кире бора


Сочи шәһәре
Сочи шәһәре

30 марттан 5 апрельгә кадәр ял атнасы башланыр алдыннан меңнәрчә русияле карантинда утырасы урында Сочига ял итәргә киткән.

Путин игълан иткән ял атнасы башланыр алдыннан русияләр күпләп Сочига ял итәргә киткән. Сочиның ВКонтакте челтәрендәге "Типичный Сочи" сәхифәсе язганча, соңгы берничә көндә Краснодар краена чит төбәк номерлары булган 27 мең шәхси автомобиль кергән, 13 мең кеше очкычларда килгән. Сочи кунакханәләре 80 процентка тулган.

Ләкин бүген иртәннән кунакханәләр туристларны кире чыгара башлаган. Килгән кешеләргә номерларында бикләнеп утырырга кушыла, тик бу очракта аларны беркем дә ашатмаячак, яки аларга әйберләрен җыеп кайтып китүне тәкъдим итәләр. Өенә кайтып китәргә теләмәгән кешеләр протест белдереп кунакханәләр янында митинг ясаган. Алар янына Сочи шәһәр идарәсе вәкиле чыгарга мәҗбүр булган. "Шәһәрдә карантин кертелде, шуңа күрә сез шәһәрдән китәргә тиеш" ди туристларга кунакханә вәкилләре.

Кайбер кунакханәләр туристларга элек түләнгән номерлары өчен акчаны кайтара. Аерым алганда, Библиоглобус ширкәте үзенең кунакханәләрендә 28 марттан алып куелган урыннарны гамәлдән чыгарган. Ширкәт моны Русия хөкүмәтенең коронавирус таралу куркынычы сәбәпле отельләрнең эшчәнлеген вакытлыча туктату турында боерыгына нигезләнеп эшли. Сочига ял турлары алган кешеләргә акчалары кире кайтарыла. Тур бәясенә очыш та кергән очракта аларны чартер рейслар белән өйләренә озатачаклар. Сочига үзләре килеп, 28 мартка кадәр кунакханәгә урнашып өлгергән кешеләргә шулай ук үз шәһәрләренә кайтып китәргә кушыла. Күп кенә туристлар, хәлнең җитдилеген аңлап, Сочидан китәргә ризалык биргән. Калырга теләүчеләргә отельдә тагын берничә көн түләүсез яшәп торырга рөхсәт биргәннәр, ләкин мондый туристларны ашату каралмаган.

Сочи шәһәре хакимияте карарына теләктәшлек йөзеннән, хосусый йортлар һәм фатирларны туристларга яшәргә биреп торучы хуҗалар да торак бирүдән баш тарткан.

25 мартта Русия президенты Владимир Путин кронавирус сәбәпле 30 марттан 5 апрельгә кадәр ял атнасы игълан итте. “Хәзер иң яхшысы өйдә утыру” диде ул.

28 марттан Краснодар краенда шәһәрләр һәм районнар арасында автобуслар йөрүдән туктады. Электричкалар да йөрми башлар дип көтелә. Бу чаралар төбәк эчендә коронавирус таралуны булдырмас өчен эшләнә һәм алар 5 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
26 марттан Краснодар краенда барлык күңел ачу, физик культура һәм спорт объектлары, кинотеатрлар, балалар һәм ял үзәкләре, сәүдә үзәкләрендәге кафелар эшләүдән туктады, экскурсияләр уздырылмый.

Краснодар краенда коронавирус йоктыруның 16 очрагы теркәлгән, шуларның сигезе 28 март иртәсенә ачыкланган.

XS
SM
MD
LG