Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан тулысынча үзизоляция тәртибенә күчә


Уфада җәмәгать транспортын дезинфекцияләү
Уфада җәмәгать транспортын дезинфекцияләү

31 март Уфа вакыты белән 20.00дә бөтен Башкортстанда үзизоляция тәртибе кертелә.

Башкортстан бүген 20.00 сәгатьтән үзизоляция тәртибенә күчә. Бу турыда республика башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдә язып чыкты.

“Экспертлар санап чыгарганча, без шундый ноктага якынлашабыз – авыручылар саны күбәйгәннән-күбәя барачак. Шуңа бәйле рәвештә, Русия хөкүмәте киңәшләрен үтәп, бүген Башкортстан башлыгының 20.00 сәгатьтә тулы үзизоляциягә күчү турындагы карары гамәлгә керә. Бу безгә начар нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм итәр. Мин якташларга үз сәламәтлекләренә җаваплы караганнары өчен рәхмәтле, һәм болар тиз арада тәмамлансын өчен алга таба да акыл белән эш итәрсез дип ышанам”, дигән Хәбиров.

Хәбиров язганча, Башкортстанда COVID-19 белән зарарлануның тагын ике очрагы теркәлгән. Франциядән чир йоктырып кайткан студент кыз туганын да зарарлаган. Шул ук вакытта Башкортстанда беренче булып чирләгән авыру ханым савыгып, бүген хастаханәдән чыгарга тиеш.

Коронавируслы калган авырулар да үзләрен яхшы хис итә дигән Хәбиров.

Татарстан рәсмиләре 30 мартта үзизоляция тәртибе игълан итте. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдергәнчә, 30 марттан Татарстанда барлык ватандашларга "үзизоляция" урыннарында гына булу таләп ителә. Урамнарга бары тик ихтыяҗ булган очракта гына чыгарга рөхсәт ителә. "Үзизоляцияләү урыныннан чыгу - COVID-19 таралуына бәйле махсус режимны бозуны аңлата", дип белдерде Фазлыева.

30 март киченә үзизоляция тәртибе Русиянең 26 төбәгендә игълан ителде. 29 мартта карантин Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә кертелде. 30 мартта Русия премьер-министры Михаил Мишустин барлык төбәкләргә дә шундый ук чаралар күрергә киңәш итте.

XS
SM
MD
LG