Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Гомум җыены Русиянең чикләүләрдән баш тарту турындагы резолюциясен кире какты


Русиянең “коронавируска каршы көрәшкә комачаулый торган чикләүләрне” гамәлдән чыгару турында резолюциясен АКШ, Европа берлеге, Британия, Украина, Грузия томалады.

Берләшкән милләтләр оешмасының Гомум җыены дөньяда коронавирус таралуга каршы бердәм көрәшергә чакыручы резолюция өлгесе кабул итте. 26 мартта “Зур егермелек” саммиты вакытында Русия президенты Владимир Путин коронавируска каршы көрәштә комачаулый торган чикләүләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән иде. БМО Гомум җыены бу тәкъдимне кире какты. АКШ, Европа берлеге, Британия, Украина, Грузия бу нисбәттән Русия әзерләгән резолюция өлгесен томалады.

Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Русиянең COVID-19 пандемиясенә сылтанып чикләүләрне туктатырга маташуын “пычрак манипуляция” дип атады.

“Русия аңа каршы кертелгән чикләүләр коронавирус белән көрәшүгә комачаулый димәкче була. Бу ясалма шелтә. Русиягә карата аның Кырымда яки Донбасста агрессиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрнең берсе дә русияләрне коронавирустан саклау яки дөньяда кризисны җиңү максатыннан көч кую мөмкинлекләрен киметми” диде Кулеба.

Аның сүзләренчә, Украина алга таба да Русиянең чикләүләр тәртибен бозарга тырышуына киртә куячак. “Чикләүләрне гамәлдән чыгару яңа вирус пандемиясе аша түгел, ә инде җиде ел дәвам иткән агрессияне туктату аша гына була ала”, диде министр.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

Әлеге хәлләрдән соң АКШ, Европа берлеге һәм Көнбатышның кайбер башка илләре Русиягә карата чикләүләр кертте. Әлеге чаралар Русиянең кайбер рәсми затларының активларын томалау, виза чикләүләре кертүне, ширкәтләргә санкцияләр исемлегендәге русияләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруны тыюны күз уңында тота. Чикләүләр даими рәвештә озайтылып килә.

XS
SM
MD
LG