Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктырган Ингушетия мөфтие вафат булган


11 апрельдә Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов вафат булган. Беренче анализлары коронавирус барлыгын күрсәткән. 

Абдурхман Мартазановны авыр хәлдә хастаханәгә 10 апрельдә китергәннәр. Аның үпкәсе шешкән дип хәбәр итә Интерфакс Ингушетия сәламәтлек саклау министрлыгына сылтанып. Анализларының беренчел нәтиҗәләре мөфтидә коронавирус барлыгын күрсәткән.

Элегрәк Ингушетиянең Назран хастаханәсендә коронвируслы тагын бер кеше үлгән иде. Өлкән яшьтәге ир авыр хәлдә реанимациядә ятты.

11 апрельдә Ингушетиядә COVID-19 йоктыруның 29 очрагы рәсман теркәлгән.

XS
SM
MD
LG