Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министрлыгы: Татарстанның 78 авылында - интернет, 29ында мобил элемтә юк


Татарстанның 78 торак пунктында интернет юк, 29 авылда мобил элемтә урнаштырылмаган. Дүрт мәктәп интернет челтәренә тоташтырылмаган. Бу авылларда балалар дәресләрне китаплардан узалар.

Бу саннарны Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, телләр һәм милли мәсьәләләр комитеты Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин китерде. Утырыш республикада дистанцион укытуны оештыруга багышланды.

Интернет булмаган җирләрдә балалар элеккечә дәреслекләр кулланып укый. Дәрес темаларын һәм өй эшләрен укытучылар кәгазьдә язып балаларның өйләренә китерә.

Һадиуллин сүзләренчә, Татарстанда аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган 9-11 сыйныф укучыларына планшетлар һәм санаклар бирелде. Мондый җиһазларга мохтаҗ булган укучыларның барысы да тәэмин ителде дигән министрлык вәкиле. 400гә якын планшетны укучыларга эшмәкәрләр сатып алып биргән. Һадиуллин бу чарага депутатлар да кушылсын иде дигән теләк белдерде. Ул депутатларны үзләренә кирәк булмаган планшетларны балалар белән бүлешергә өндәде.

Дистанцион уку май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Русиядә коронавирус таралу куркынычы сәбәпле мәктәпләр һәм югары уку йортлары читтән торып укытуга күчте. Федераль үзәк төбәкләргә уку елын гадәттәгедән алданрак тәмамларга рөхсәт итте. Чиреклек һәм еллык билгеләрне укучыларның моңарчы булган билгеләре нигезендә чыгарырга яки уку графигын үзгәртергә мөмкин диелде.

Ата-аналар онлайн укуның кыенлыклары турында Азатлыкка да сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG