Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыруның Татарстанда - 16, Башкортстанда 22 яңа очрагы рәсман теркәлгән


Коронавирустан Башкортстанда тагын ике үлем, Татарстанда районнарга тарала.

Татарстанда узган тәүлектә коронавируслы 16 яңа авыру ачыкланган. Республикада COVID-19 йоктыру очраклары 144кә җитте. 28 кеше савыккан, үлүчеләр юк.

Татарстанның коронавируска каршы опертив штабы хәбәр иткәнчә, яңа очракларның икесе – читтән кайткан кешеләрдә, 14е – республиканың үзендә йоктырган кешеләр. Алтысы хастаханәдә, калганнары өйләрендә дәвалана, аларда авыру җиңелчә бара яки аның билгеләре сизелми.

16 яңа очракның сигезе Казанда, дүртесе Теләче районында, икесе Мамадышта. Чаллыда һәм Түбән Кама районында берешәр очрак.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе китергән саннарга караганда, 17 апрельгә республикада коронавирус йоктыруның иң күп очрагы Казанда – 91, аннары Чаллы – 20, Биектау – 10, Питрәч – 6, Теләче – 4, Лаеш – 3, Мамадыш – 3, Әлмәт – 2, Азнакай – 2, Түбән Кама, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Балтач, Буа, Саба, Тәтеш районнарында берешәр очрак.

144 очракның 65е – читтән алып кайтылган, 79 – республиканың үзендә йоккан.

Башкортстанда 22 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 диагнозы куелган авырулар саны 213кә җитте. Эпидемия башыннан бирле 8 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә ике ирнең үлеме турында хәбәр ителде.

Русиядә узган тәүлектә 4069 яңа очрак теркәлгән.

Рәсми саннар. 17 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан213 (+22) 14 (+5) 8 (+3)
Татарстан 144 (+16) 18 (+4) 0 (+0)
Русия32008 (+4070) 2590 (+286) 273 (+41)

стоп.коронавирус.рф

XS
SM
MD
LG