Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге мәктәпләр чит илләрдә белем алу програмнарын дәүләт белән килештерергә тиеш булачак


Гомум фото.
Гомум фото.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов бу таләпнең балаларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелүен әйтә.

Русия мәктәпләре балаларны чит илдәге белем бирү програмнары белән укырга җибәргән очракта, бу програмнарны дәүләт белән килештерергә тиеш булачак. Бу хакта "Коммерсант"ка Русия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләгән. Министр сүзләренчә, мондый таләп балаларның иминлеге өчен кертелә.

"Көтелмәгән хәл килеп чыкса, Русия вакытында ярдәм итә алсын өчен безнең балалар кайда, һәм алар нинди уку програмнары белән киткән – без моны белергә тиеш" дигән Кравцев.

Министр сүзләренчә, бу таләп мәктәпләр оештырган програмнарга гына кагыла. Әти-әниләр мәктәп яллары вакытында балаларын чит илгә җибәрергә тели икән, алар моны элеккечә эшли ала, җаваплылык ата-ана өстендә булачак.

"Сүз нәкъ менә мәктәп програмнары турында бара. Шуны ассызыклыйсым килә: мәктәпләрдән бары алдан хәбәр итеп кую сорала. Нинди балалар, кая һәм кайчан баралар, нинди програм, кем җаваплы. Әлегә сүз шул турыда гына бара", дип сөйләгән министр.

Апрель уртасында Русиядән җитмештән артык баланың COVID-19 пандемиясе аркасында АКШта бүленеп калганы билгеле булды. Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Захарова сүзләренчә, дәүләт бу балалар анда икәнен белмәгән

"Балалар анда дәүләттән яшерен рәвештә булган" дип белдерде.

Мәгариф өлкәсендә туризм белән шөгыльләнүче ширкәтләр бу сүзләрне хаклыкка туры килми дип белдерде.

XS
SM
MD
LG