Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО хисабы: "Вагнер хосусый хәрби ширкәтенең" Либиядә 1200гә якын сугышчысы бар


Халиф Хафтра гаскәренең янган танкы
Халиф Хафтра гаскәренең янган танкы

"Экспертлар “Вагнер” сугышчыларының Либиядә 2018 елның октябреннән бирле булуын ачыклады” диелгән хисапта

Либиядә "Вагнер хосусый хәрби ширкәтенә" (“ЧВК Вагнера”) ялланып хезмәт итүче хәрбиләр саны 1200 кешегә җитәргә мөмкин. Бу турыда БМО иминлек шурасының Либиягә карата чикләүләр белән шөгыльләнүче комитеты хисабында әйтелә. Reuters агентлыгы ачык мәгълүмат чараларында чыкмаган хисапның кайбер өземтәләре белән таныштыра.

“Экспертлар төркеме “ЧВК Вагнера” сугышчыларының Либиядә 2018 елның октябреннән бирле булуын ачыклады” диелгән хисапта. Ачык чыганаклардан һәм чикле күзәтүләр ярдәмендә табылган мәгълүматка таянып, хисап авторлары Либиядә Вагнер ширкәте хәрбиләре саны 800 дән алып 1200 кешегә кадәр булырга мөмкин дип фаразлый.

57 битлек хисапта әйтелгәнчә, Русия ширкәте махсус хәрби бурычлар үтәү өчен көчләр җәелдергән, шул исәптән снайпер отрядлары да бар. Русиядән ялланган хәрбиләр хәрби техника төзәтүдә ярдәм итә, сугышчан гамәлләрдә һәм “йогынты ясау операцияләрендә” катнаша дип белдерә хисапны төзүчеләр.

Гыйнвар башында Төркия президенты Либиядә "Вагнер хосусый хәрби ширкәтенең" ике меңләп сугышчысы булуын белдергән иде. Русия президенты Владимир Путин Либиядә "Вагнер" сугышчылары булса да, алар Русия мәнфәгатен якламый дип җавап бирде.

Либиядә соңгы берничә елда ике хакимият идарә итә. Илнең башкаласы һәм көнбатыш җирләре БМО таныган хөкүмәт контролендә. Көнчыгышта "Торбук хакимияте" дип аталган хәрби көчләр идарә итә, аларга хәрби җитәкче Хәлиф Хафтар катнашы бар. Төркия әлеге низагта БМО таныган хөкүмәтне яклый, гыйнварда ул Либиягә хәрби белгечләрен җибәрде. Медиа хәбәрләренә күрә, Русия Хәлиф Хафтар тарафын яклый, ләкин Русия моны рәсми төстә инкарь итә.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте күп кенә илләрдәге хәрби низагларда катнаша. Медиа чаралары "Вагнер ширкәте" "Путин пешекчесе" дип танылган бизнесмен Евгений Пригожин акчасына тотыла дип хәбәр итә. Эшмәкәрнең кайбер ширкәтләре соңгы елларда Русия саклану министрлыгы белән зур акчалы килешүләр төзеде. Хакимият "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" белән бәйләнешен инкарь итә. Русиядә ялланып хәрби хезмәт итү өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

XS
SM
MD
LG