Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 300 медицина хезмәткәре COVID-19 белән авырый


Республикада коронавирус белән авыручы хезмәткәрләрнең реестры төзелә, һәрбер очракны комиссия тикшерә.

Башкортстанда 300дән артык медицина хезмәткәре коронавирус йоктырган. Бу санны бүген республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында министр Максим Забелин китерде.

Аның сүзләренчә, хәзер министрлык социаль иминият фонды белән берлектә шундый хезмәткәрләрнең реестрын төзи, һәр очракны комиссия тикшерә. Бу хезмәткәрләргә тиешле түләүләрне башкару һәм медицина ярдәме курсәтү өчен тиешле документлар туплана.

Забелин республикада яңа вирус йоктыру очраклары санын да китерде. 26 майга Башкортстанда барлыгы 2851 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә 79 яңа очрак теркәлгән. Барлыгы 846 кеше хастаханәләрдә дәвалана.

Иң күбе Уфа һәм Уфа районында – бер меңнән артык кеше. Нефтекамскида – 288, Бәләбәй районында – 134 кеше COVID-19 белән авырый.

Башкортстанда Роспотребнадзор вәкиле Венер Изикаев бүгенге көндә коронавирус сәбәпле карантинда торучы хастаханәләрне атады. Республиканың җиде хастаханәсендә аерым бүлекләр карантин тәртибендә калуын дәвам итә. Болар Бәләбәй районы үзәк хастаханәсе, Баймак үзәк район хастаханәсенең Ирәндек амбулатор бүлеге, 1нче санлы Стәрлетамак шәһәр хастаханәсенең, Югары Яркәй, Кушнарен, Тәтешле, Акъяр, Иглин, Дүртөйле, Олы Ыктамак үзәк район хастаханәләренең бүлекләре.

6 мартта Уфадагы Куватов исемендәге РКБда коронавирус сәбәпле карантин кертелгән иде. Вируслы авырулар белән эшләүче 600дән артык медицина хезмәткәре дә карантинда тотылды. Ләкин хастаханәдә ничә хезмәткәрнең вирус йоктырганы турында рәсми саннар моңа кадәр булмады.

27 апрель Башкортстанның Бәләбәй үзәк хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган шәфкать туташы Елена Никонорова вафат булды. Аның үлеменең сәбәбе башта коронавирус диелде, әмма соңнан Башкорстан сәламәтлек саклау министрлыгы моны кире какты. Мәрхүмәнең Мәскәүдә яшәүче улы Павел Никоноров сүзләренчә, документларда әнисендә Covid-19 булуы әйтелгән, бу паталогоанатом кәгазендә ачыктан-ачык күрсәтелгән. Бүгенге көндә ул төрле инстанцияләргә хатлар яза, әнисенең дә, үзенең дә хокукларын якларга тырыша. Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә җан биргән 56 яшьлек шәфкать туташының үлеме сәбәбе Covid-19 вирусыннан булганын Павел Никоноровка Бәләбәй район хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Ишмурзин да әйткән. Шул сәбәпле мәет туганнарына бирелмичә, ябык табутта зиратның аерым бер почмагында җирләнгән.

Рәсми саннар. 26 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 912 (+63) 2 092 (+133) 9 (+0)
Башкортстан 2 851 (+79) 884 (+2) 18 (+0)
Русия362 342 (+8 915) 131 129 (+12 331) 3 807 (+174)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG