Башкортстандагы Роспотребнадзор идарәсе Уфадагы моторлар төзү берләшмәсендә (УМПО, “Оборонпром” ширкәтләренең берсе составына керә) коронавирус таралуы хакында мәгълүмат җиткерде. Хәзер берләшмәдә тугыз кешедә коронавирус расланган. Алар барысы да соңгы ай эчендә авырып киткән диелә. Хәзер Роспотребнадзор бу очракларны тикшерә.
Чир йоктырган хезмәткәрләр барысы да төрле цехларда эшләгән һәм бер-берсе белән аралашмаган диелә. Барлыгы сигез цехта вирус табылган, бер цехта ул ике кешедә ачыкланган. Эш урыннары дезинфекцияләнгән, цехларны ябу турында карар әлегә кабул ителмәгән дип яза Коммерсант. Берләшмә матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 25 марттан бирле COVID-19 диагнозы оешманың 11 хезмәткәренә куелган.
Моннан тыш, Башкортстанның җәзаларны үтәү хезмәте идарәсе (УФСИН) тикшерү изоляторларының берсендә коронавирус очрагы турында хәбәр итте. Уфадагы 1нче санлы СИЗОда бер тоткында вирус табылган. Ул хәзер изоляторның медицина бүлегендә йогышлы авырулар өчен камерада, башкалардан аерып куелган диелә. Авыру җиңел формада уза, симптомнары юк, авыруның хәле кәнәгатьләнерлек дип хәбәр ителә.
Башкортстанда коронавирус белән чирләп, авыр хәлдә ятучы пациентлар саны артуы турында хәбәр ителгән иде. 26 майга бер тәүлек эчендә андыйлар саны алты кешегә арткан. Хәзер республика хастаханәләрендә коронавирус диагнозы белән 52 кеше авыр хәлдә, 11 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы.