Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан бер тәүлектә 181 кеше үлгән


Татарстанда коронавирус йоктыруның 63, Башкортстанда 80 яңа очрагы расланган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 63 кешедә COVID-19 ачыкланган диелә Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматында. 103 кеше дәваланып чыккан.

Татарстан штабы хәбәр иткәнчә, яңа очраклардан 14 кеше хастаханәгә салынган, 49 кеше җиңелчә авырганга күрә өендә генә дәвалана. Яңа авыручыларның күбесе Казанда (42) һәм Чаллыда (8). Түбән Камада – өч, Тукай һәм Әтнә районында ике, Алабуга, Арча, Яшел Үзән, Буа, Саба, Яңа Чишмә районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башыннан республикада коронавирус йоктыруның 3142 очрагы расланган, 10 кешенең гомере өзелгән.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 80 кешедә COVID-19 ачыкланган. Республикада барлыгы 3185 кешегә яңа вирус йоккан, шулардан 1028кеше терелгән. Барлыгы 18 кеше үлгән.

Русия узган тәүлектә 8952 кешедә вирус расланган, тәүлек эчендә 181 кеше үлгән. Эпидемия чорында барлыгы 396 575 кешедә яңа вирус расланган, 4555 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 30 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан3 142 (+63) 2 585 (+103) 10 (+0)
Башкортстан 3 185 (+80) 1 028 (+21) 18 (+0)
Русия396 575 (+8 952) 167 469 (+8 212) 4 555 (+181)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG