Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәре Сабан туе онлайн узачак


Сабантуй програмында тугандаш халыкларның гореф-гадәт һәм мәдәниятләрен күрсәтә торган төп бәйгеләр сакланачак диелә.

Мәскәү Сабан туе 4 июльдә онлайн-фррматта узачак, бу хакта бәйрәмнең оештыру комитеты хәбәр итә.

Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының Мәскәү шәһәрендәге вәкилләре катнашкан киңәшмәдә чараның концепциясе тәкъдим ителде. Сабантуй програмында тугандаш халыкларның гореф-гадәт һәм мәдәниятләрен күрсәтә торган төп бәйгеләр сакланачак. Трансляция 4 июль көнне мохтарият сайтында барачак.

4 июльдә җиде онлайн-локациядә тамашачылар игътибарына бәйрәмнең традицион мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк - милли көрәш, халык уеннары, милли базар, аш-су остаханәләре, эстрада йолдызлары катнашында концерт, шулай ук танышу өчен виртуаль мохит, яшьләр проектлары күргәзмәсе, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр белән турыдан-туры әңгәмә оештырылачак, диелә мохтарият белдерүендә.

Бәйрәм алдыннан Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте сайтында һәм социаль челтәрләрендә аерым бәйгеләр турында анонслар биреп барылачак.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле татар дөньясында күп чаралар кичектерелде. Сабантуйның шулай ук Түбән Новогород, Чуашстан өлкәләрендәге татар авылларында, Мәскәү өлкәсе һәм Петербурда да кичектерелүе яки бөтенләй уздырылмавы билгеле.

Элегрәк Вашингтон татарларының TatarDC оешмасы да 2020 елның Сабантуй бәйрәмен соңрак вакытка кичектерде. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре кыштан бирле алып барылган булган. Сабантуй 19 апрель көнне Вашингтонда үтәргә тиеш булган. 21 март АКШның Флорида штатында да Сабантуй булмый калды. Ул да киләсе елга күчерелде.

Татарстан хөкүмәте сабантуйларга кагылышлы карарлар әлегә чыгармады.

XS
SM
MD
LG