Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Досье": Кремль Конституциягә үзгәрешләргә тавыш бирүне "эпидемияне җиңү бәйрәме" итеп уздырырга тели


Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы чара, Казан, 22 март
Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы чара, Казан, 22 март

Кремль яллаган сәясәт технологияләре белгечләре халыкны Конституциягә тавыш бирүгә китерү өчен махсус алымнар кулланырга җыена.

Русиядә 1 июльгә билгеләнгән Конституциягә тавыш бирү чарасына кеше җыю алымнары кулланылачак. Моның өчен махсус ярдәмлекне Кремльнең сәясәт технологияләре белгечләре әзерләгән. Документны "Досье" үзәгенә президент идарәсенә якын чыганак тапшырган дип яза МБХ медиа.

Аерым алганда, "пандемия тәҗрибәсен" халыкны җәлеп итү өчен кулланырга ниятләнә. “Тавыш бирү – зур тарихи вакыйга гына түгел, нормаль тормышка кайту символы, иҗтимагый тормышны кире торгызу, бөтен ил белән карантиннан чыгуыбыз һәм алга таба баруыбыз билгесе. Бу – эпидемияне җиңү бәйрәме, һәм анда һәркем катнашырга тиеш” диелә ярдәмлектә.

Конституциягә кертелгән үзгәрешләр эпидемиядән соң әһәмиятен югалтмады, киресенчә, алар тагын да мөһимрәк була бара, шуңа күрә аларны Төп канунда ныгытып куярга кирәк дигән фикер уздырыла.

Сәясәт технологлары “вирусны җиңү”не тарихтагы җиңүләр белән бер рәткә куярга тәкъдим итә.

Кремль элек кулланган ярдәмлекләрдә Русиядә коронавирустан үлемнәрнең аз булуын “русия иммунитетының көчле булуы” турында миф аркылы аңлатырга киңәш бирелгән иде. Шулай ук фейкларга каршы канунны халыкны куркытыр өчен “берничә блогерга каршы” кулланып күрсәтергә дә киңәш ителгән диелә хәбәрдә.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдимен президент Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыратты. Путин яңа хакимият органы – Дәүләт шурасы кертергә тәкъдим итте. Үзгәрешләргә ярашлы, Дәүләт думасы президент тәкъдим иткән хөкүмәт башлыгын раслау хокукы ала, шулай ук ул премьер тәкъдим иткән вице-премьерларны һәм министрларны да раслый. Бары куәт ведомстволары башлыклары Федерация шурасы белән киңәшкәннән соң президент тарафыннан раслана.

Конституциягә үзгәрешләргә ярашлы, президентка рөхсәт ителгән мөддәтләр турында маддәдән "рәттән" дигән сүз алып ташлана. Конституциянең халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы, урыс теленең "дәүләт коручы халык теле" булуы язып куела.

10 мартта “Бердәм Русия” депутаты Валентина Терешкова президентның моңа кадәр булган мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турында төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Бу Путинга 2024 елдан соң да сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә. Путин бу төзәтмә белән килеште.

16 мартта Русия Конституция мәхкәмәсе Путин керткән үзгәрешләрне хуплады.

XS
SM
MD
LG