Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия чикләрен ача: эшкә, укырга, дәваланырга чит илгә чыгу мөмкин булачак


Шереметьево һава аланы
Шереметьево һава аланы

Русия чикләрен өлешчә ачылуы хакында хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин хәбәр итте.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин русияләргә чит илләргә чыгу мөмкинлеге турында хәбәр итте. Аерым алганда, Русиядән укырга, эшкә, дәваланырга, авыру туганнарыңны тәрбияләү өчен чыгарга була. Русиягә чит ил ватандашларына керү дә рөхсәт ителәчәк – алар дәвалану һәм туганнарын карау өчен Русиягә килә алачак. Мишустин бу турыда фәрманга кул куйганын әйтте, ләкин документ әлегә дөнья күрмәде.

Элегрәк медиа 15 июльдән халыкара очышлар яңадан рөхсәт ителергә мөмкин дип язган иде. Интерфакс язганча, башта БДБ илләре белән, аннары башка илләр белән дә авиаэлемтәне кире торгызу күздә тотыла.
Коронавирус пандемиясе аркасында Русия 27 марттан халыкара даими һәм чартер рейсларны туктатты. Русия һава аланнарының юлчылар агымы 90 процентка кимеде. 15 июльдән илнең 27 шәһәреннән халыкара очышлар башларга ниятләнә, алар арасында Казан да бар.

Моннан тыш, Русия төбәкләрендә туристлык тармагы да эшли башларга мөмкин. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, илнең 40 төбәгендә хәлләр кунакханәләрне ачарлык дәрәҗәдә. Моннан тыш, Русия хөкүмәте эчке туризмны үстерү максатыннан Калининград өлкәсенә, Хакасия, Байкал, Таулы Алтайга турлар әзерләргә җыена. Чернышенко мондый сәяхәтләрнең “халык кесәсенә таман” булырга тиешлеген әйткән.

Азатлык ил чикләре ябык шартларда Татарстанда һәм Башкортстанда кайларда һәм ничек ял итеп булганын барлады.

XS
SM
MD
LG