Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Уфадагы "Алга" типографиясе урнашкан тарихи йортны төзекләндерергә мәҗбүр итте


Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе "Видинеев йорты" һәм "Алга газеты типографиясе урнашкан йорт" хуҗаларына әлеге биналарны реставрацияләргә кушып, бу турыда карар чыгарды.

Мәхкәмә карары читтән торып чыгарылды. Моның турында Азатлыкка Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльза Мәүлимшина сөйләде.

Бу йортларның хуҗалары – Уфа шәһәре "Заказчик һәм техник күзәтү хезмәте" һәм "Эрмитаж" ширкәтләре. Узган елның сентябрендә Башкортстанның мәдәни мирас идарәсе Башкортстан Республикасының Арбитраж мәхкәмәсенә шикаять юллап, йорт хуҗаларының бу биналарны төзекләндерүен таләп итте. Идарә мәхкәмәгә юнәлткән шикаять гаризасында бу ширкәтләрнең мәхкәмә карары көченә кергәннән соң 18 ай эчендә биналарны реставрацияләүнең өлге документациясен әзерләргә, аны дәүләт экспертизасы аша уздырырга, аннары биналарны саклау эшләре башкарырга тиешлеге әйтелә.

Йортларның икесе дә Карл Маркс урамында урнашкан. 2018 елда Видинеев йортында янгын чыкты.

Мәхкәмә карары әлегә кануни көченә кермәде. Җавап тотучылар бу карарны җиде көн эчендә шикаять итә ала диелә.

"Алга" газеты типография урнашкан йорт һәм "Видинеев йорты" XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы архитектура һәйкәлләре булып тора. Беренчесе 1987 елда, икенчесе 1992 елда дәүләт саклавы астына куелды. Биналарның икесе дә Русия халыклары тарих һәм мәдәният истәлекләре Бердәм реестрына кертелгән.

Хәзерге вакытта бу биналар бик мөшкел хәлдә. "Заказчик һәм техник күзәтү хезмәте" административ җаваплылыкка тартылган. Биналарны төзекләндерергә акча бирергә әзер булган инвесторлар да бар, әмма шуларга карамастан, бина хуҗалары мәдәни мирас объекты булган бу йортларны саклап калу өчен бер чара да күрми диелә.

XS
SM
MD
LG