Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Конституциягә тавыш бирүне видео аша күзәтү оештырылмаячак


Видео ярдәмендә сайлау барышын күзәтү мөмкинлеге сентябрьдә президент сайлауларына булдырылырга мөмкин.

Татарстан Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү чарасында видео аша күзәтү мөмкинлеген булдырмаячак. Бу турыда Коммерсантка республика үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә әйткәннәр.

Комиссия вәкилләре белдергәнчә, видео ярдәмендә сайлаулар барышын күзәтү сентябрьдә сайлаулар вакытында оештырылырга мөмкин. Татарстан президентын һәм муниципаль депутатларны сайлау 13 сентябрьдә узар дип фаразлана.

Аннан алда Русия үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова кайбер төбәкләрдә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү чарасын видео аша күзәтеп бару оештырылачак дип белдергән иде. Ул шундый төбәкләр арасында Татарстанны да атады. Шул ук вакыттта төбәкләр моны үз мөмкинлекләреннән чыгып эшләячәк диде.

Путин тәкъдиме белән Русия Төп канунына кертелүче үзгәрешләргә тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән. Тавыш бирү бер атна буена барачак һәм 1 июльдә тәмамланачак, ул ял көне була. Конституциягә үзгәрешләр арасында иң зур бәхәс кузгаткан бүлек – президентның мөддәтләрен нульгә калдыру, бу Русиянең хәзерге президенты Владимир Путинга 2024 елда тагын әлеге вазифага дәгъва кылу һәм 2036 алга кадәр ил белән идарә итү мөмкинлеге бирә.

XS
SM
MD
LG