Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Адымнар" дигән күптелле комплекс каршында Өстәмә белем бирү үзәге эшләячәк


Архив фотосы
Архив фотосы

Яңа уку йортында башкаладагы ике күптелле мәктәп укучылары шөгыльләнәчәк.

Казанның 165нче санлы мәктәбе нигезендә ачылачак "Адымнар" күптелле белем бирү комплексы каршында Өстәмә белем бирү үзәге эшләячәк. Хәзер бу үзәк өчен биналар төзү эше бара. Бу үзәктә шулай ук Казандагы 121нче санлы лицее нигезендә ачылырга тиеш булган комплекс укучылары да шөгыльләнәчәк. Өстәмә белем бирү үзәге төзелеше белән Татарстанның элеккеге президенты Миңтимер Шәймиев танышкан дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

165нче мәктәпнең булган биналары яңа Үзәк өчен үзгәртеп төзелә, моннан тыш, алтмышар балага исәпләнгән ике торак комплексы яңабаштан торгызыла. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Өстәмә белем бирү үзәге балаларның ялын оештыру, аларны сәламәтләндерү, сәнгать, спорт, техника өлкәсендә, фәнни һәм һуманитар гыйлемнәр ягыннан сәләтләрен ачу, хезмәткә өйрәтү, физик сәламәтлекләрен ныгыту юнәлешендә эшләячәк.

Шәймиев тәкъдиме белән Татарстанда алты күптелле белем бирү комплексы төзелә. Аларның берсе 2020 елның беренче сентябреннән эшли башлаячак диелде.

Миңтимер Шәймиев узган елның язында Казанда ЮНЕСКО кафедраларының җиденче Русия конгрессы утырышында: "Татарстан күптелле комплекслар төзүгә тотынды, ул ике дәүләт телендә - урыс һәм татар телендә һәм халыкара инглиз телендә көндәшлеккә сәләтле белем бирергә тиеш булачак" дип сөйләгән иде.

Өч телле мәктәпләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк. Моннан тыш, Казанның "XXI гасыр" торак комплексында да яңа бина салу каралган. Бу комплекслар бюджет акчасына корылачак. Һәр комплекста мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү үзәге булыр дип ниятләнә. Өч телле мәктәптә татар теле фән буларак кына түгел, ә аерым предметларны укыту теле дә булачак дип вәгъдә ителә.

Күптелле комплекс идеясе мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгарганнан соң туды. Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак 2017 елның көзендә, прокурор тикшерүләреннән соң укытылмый башлады. 2018 елның июлендә Русия думасы туган телләрне ихтыяри укытуны канунлаштырды.

Бүгенге көндә урыс теленнән кала Русиянең башка милли телләрен бары тик "туган тел" дәресе барышында укып була. Мәктәп планнары бу фәнгә нигездә бер, ике, сирәк очракта өч сәгать аера ала. Милли мәктәпләрдә генә туган телләр фәнен өйрәнүгә күбрәк сәгать бүлеп була.

XS
SM
MD
LG