Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан чыгу эшен башлады


2021 елның 6 июленнән АКШның Дөнья сәламәтлек оешмасында әгъзалыгы туктатылырга мөмкин. Трамп идарәсе оешманы пандемия чорында нәтиҗәле эшләмәде дип гаепли.

Сишәмбе Дональд Трамп идарәсе Дөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан (WHO) чыгу эшен башлады. 2021 елның 6 июленнән әлеге оешмада әгъзалыкны туктату турында Трамп идарәсе БМО һәм АКШ Конгрессына белдерү җибәрде.

Президент Дональд Трамп АКШның Дөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан чыгарга җыенуы турында май ахырында игълан итте. Ул оешманы үз функцияләрен нәтиҗәле башкара алмауда, Кытай белән тыгыз элемтә тотуда, эшчәнлегенә реформа ясарга теләмәүдә гаепләде. "Таләп ителгән һәм бик кирәкле реформаларны уздырмау сәбәпле, без Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән мөнәсәбәтләрне туктатабыз", диде ул вакытта Трамп.

Тәнкыйтьчеләр оешманы коронавирусның дөнья буйлап таралуына соңга калып реакция белдерүе һәм вирус турында Кытай хакимиятләре тапшырган беренчел мәгълүматларга тәнкыйди күзлектән карамавы өчен гаепли. Америка вәкилләре оешма Кытай мәгълүматларына таянып, вирус кешедән кешегә йокмавы турында белдереп килде ди. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгын шулай ук пандемия башында Кытай гамәлләренә югары бәя бирүе өчен дә тәнкыйтьлиләр. Гәрчә рәсми Пекин Үһәндә вирус барлыкка килүе турында соң хәбәр иткән дип санала.

Америка конгресменнарының кайберләрне АКШның халыкара оешмадан чыгуын хупламый. Вәкилләре пулаты спикеры Нэнси Пелоси әлеге карарны "мәгънәсез адым" дип атады. Республикан сенатор, Сәламәтлек саклау мәсьәләләре комитеты рәисе Ламар Александер оешмага реформа ясау юнәлешендә Конгресс белән берлектә эшләргә чакырды.

Демократик фиркадән президентлыкка намзәт Джо Байден Ак йортка килү белән АКШның Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында әгъзалыгын торгызырга вәгъдә бирде. "Америка дөньяда сәламәтлек саклауны ныгытуда катнашканда американнар үзләрен иминлектә дип хис итә", дип язды Байден Твиттерда.

XS
SM
MD
LG