Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Евгений Пригожин белән бәйле ширкәтләргә чикләүләр кертте


Евгений Пригожин

АКШ финанс министрлыгы Вашингтон мәгълүматынча бизнесмен Евгений Пригожин белән бәйле дип саналган ширкәтләргә чикләүләр кертте.

Чикләүләр Петербурның "М-Инвест", Кытайның "Shen Yang Jing Cheng Machinery Imp&Exp", Һонкогтагы Shine Dragon Group һәм Zhe Jiang Jiayi Small Commodities Trade Company и Судандагы "М-Инвест" белән бәйле Meroe Gold ширкәтләренә кертелгән. Бу хакта министрлыкның сайтында хәбәр ителә.

Әлеге фирмалар Пригожинга Америка чикләүләреннән качарга ярдәм иткән һәм Пригожинның Судандагы протестларны бастыру чараларын хуплаган диелә дәүләт секретаре Майк Помпео белдерүендә.

Һонконг һәм Кытай ширкәтләре аша Пригожин мәнфәгатьләрендә гомум бәясе 7,5 миллион долларга җиткән 100дән артык килешү узган дип саный Америка финанс министрлыгы.

Исемлеккә шулай ук русияләр Игорь Лавренко һәм Михаил Потепкин, ватандашлыгы күрсәтелмәгән Андрей Мандель эләккән. АКШ министрлыгы әлеге кешеләр Пригожинның үзе белән дә, аны ширкәтләре белән бәйле дип фаразлый.

Санкцияләр АКШта аларның активларның туңдыруны һәм америка ширкәтләренә һәм ватандашларына исемлеккә эләккән ширкәтләр белән бизнес алып баруны тыюны күз уңында тота.

Евгений Пригожин Кремльгә хезмәтләр күрсәтүче оешмалар тоткан дип санала. Аңа АКШ сайлауларына тыкшынуда рәсми рәвештә гаепләүләр белдерелде. Пригожин Петербурда "трольләр фабрикасын" финанслаган дип белдерелә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG