Оппозициядәге сәясәтче, Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салучы Алексей Навальныйга карата читкә китмәү шарты куелган. Бу турыда сәясмән Twitter-да хәбәр итте. Ул "яла ягу" маддәсе нигезендә үзенә карата ачылган җинаять эше буенча тикшерүчедә сорау алуда булып кайтканын яза.
Сорау алу тәмамланганнан соң тикшерү Навальный яллап торган һәм рәсми теркәлгән ике фатирда һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды офисында тентүләр уздырган. Навальный аның эше белән 15 тикшерүче шөгыльләнгәнен әйтә.
Навальныйга каршы җинаять эше июнь уртасында ачылды. Аны Икенче дөнья сугышы ветераны Игнат Артеменкога яла ягуда шикләнәләр. Артеменко Конституциягә үзгәрешләрне якларга өндәүче реклам ролигында төшкән.
RT каналында чыккан роликта, Артеменкодан кала, космонавт Олег Кононенко, дизайнер Артемий Лебедев, хоккейчы Вячеслав Фетисов һәм актерлар Василий Лановой, Иван Охлобыстин, Ирина Купченко һәм башка исемнәре билгеле кешеләр катнашкан.
Роликны тәнкыйтьләп, Навальный анда төшкән кешеләрне "ил өчен хурлык", "хыянәтче" дип атады. Бу сүзләрне ул социаль челтәрләрдә язып чыкты. Шул ук көнне Иҗтимагый пулат әгъзасы, юрист Илья Ремесло Facebook-та үзенең Тикшерү комитетына һәм Мәскәү прокуратурасына Навальный сүзләрен тикшерүне сорап шикаять биргәнен язып чыкты.
Соңрак Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Комитетның матбугат өчен хәбәрендә Навальный сүзләре ветеранның "намусын һәм дәрәҗәсен пычраткан, сәламәтлеге начараюына сәбәп булган" диелә. Навальный гаепле дип табылган очракта аңа штраф һәм 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт җәзасы бирелергә мөмкин.