Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Инвалид калган иремә хөкем карары чыгармакчылар"


Архив фотосы
Архив фотосы

Казанда яшәүче Марсель Гималиев өч ел элек куәт оешмалары кулына эләкмәс өчен тәрәзәдән төшкәндә бишенче каттан егыла.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнүче 1981 елгы Марсель Гималиев 2017 елда куәт оешмалары өйгә килеп ишекне шакый башлагач, бишенче каттан тәрәзәдән төшәргә тырышканда егылып күп җирен җәрәхәтли, ике аяк балтырының сөякләрен, кабыргаларын сындыра. Эчке әгъзаларына зыян килә. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән 7нче хастаханәгә алып китәләр. Операция ясаганнан соң ике атна дигәндә терелеп бетмәгән килеш мәхкәмәгә алып китәләр һәм ике айга өй сагына ябу карарын чыгаралар. Әлеге карарны даими озайтып торалар.

Марсель Гималиев
Марсель Гималиев

"Ул көннәрдә полиция аны хастаханәдә көне-төне саклады. Егылып төшкәч кесәсендә булган алты мең сумлап акчасы югалды. Куәт оешмалары миңа өй ачкычын бирде, ә акчаны әйтүче булмады", дип искә ала ул көннәрне Марсельның хатыны Әлфия Гималиева.

Хәзерге вакытта Марсель сәламәтлегенә килгән зыянга карамастан Казанның 1нче тикшерү изоляторында утыра. Өй сагында утырганда ул өйдән чыгып китә. Аяклары сыну сәбәпле аңа браслет кидермәгән булалар.

"Мин өйдә булмаган бер көнне аның хәле начарлангач ул хастаханәгә барырга дип такси чакырта. Шуннан бирле ике ел дәвамында мин аны күрмәдем. Ул эзләүгә игълан ителә. Куәт оешмалары аны качкан дип әйтә.

Марсельны быел февральдә Брянскида тоткарлыйлар һәм Казанга алып кайтып тикшерү изоляторына ябалар. Ул төрле чирләренә карамастан Казан СИЗОсында башка тоткыннар белән бер шартларда утыра. Чынлыкта арка миенә зарар килмәү сәбәпле генә аякка баса алды. Аны инвалид дип таныдылар. Сынган җирләре дөрес ялганмаган урыннары да бар. Сул аягы дөрес ялганмау сәбәпле, уң аягыннан кыскарак.

2017-2018 елга аның инвалид булуы турындагы кәгазе бар иде, инде ул документның вакыты чыкты. Инвалидлык кәгазен кабат бирүләре икеле, чөнки тоткын урыннарында моңа аяк чалалар.

Тикшерү изоляторындагы шартлар аның сәламәтлегенә туры килми, чөнки егылып төшү сәбәпле бөтен эчке әгъзалары зыян күргән. Зур һәм кече хәҗәтләрен үтәү проблемнары бар. Шуннан интегә. Эч катмасын өчен махсус туклану кирәк. Ул диагнозына күрә башка туклану сораган, әмма үтенечен кире какканнар.

Китергән әйберләрдән дә барысын да бирдермиләр, бары тиз әзерләнә торган токмач белән боткалар гына ярый. Ә алар киресенчә эчәкләргә зыян гына сала", ди Әлфия Гималиева.

Ул хәзер җиде яшьлек кызын ялгызы тәрбияли. Үзенең дә сәламәтлек проблемнары булуын әйтә. Иренә ярдәм итүне сорап хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә уйлый.

"Тиздән аңа хөкем карары чыгарга тиеш, чөнки 2017 елны аның белән тоткарланган мөселманнар инде озак елларга төрмәгә утыртылды. Тикшерүче бу эшне тизрәк ябарга тели. Иремне тоткарлау быел февральдә булды. Инде тикшерү тәмамланып эш белән танышу башланды. Дәүләт адвокаты аның дүрт айлап барачагын әйтте. Аннары эш мәхкәмәгә күчәчәк. Мин авыру иремне башкалар кебек үк кырыс шартлы колониягә утыртылар дип бик борчылам", ди Әлфия Гималиева.

"Казан унлыгы" эше кысаларында 2017 елда 11 кеше тоткарланды. 2019 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге бу кешеләрне сәяси тоткын дип таныды һәм аларны азат итәргә чакырды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG