Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Печән базары" фестивале 30 августта узачак


2019 елгы "Печән базары" фестивале
2019 елгы "Печән базары" фестивале

Татар яшьләре оештырган заманча шәһәр мәдәнияте фестивале, дизайн-маркет "Печән базары" быел 30 августта узачак.

Бу турыда Дөнья татар яшьләре форумы шура әгъзасы Тәбрис Яруллин белдерде.

"Быел Татарстан үзенең 100-еллыгын билгеләп үтә. Пандемия аркасында бөтен бәйрәм чаралары бер көнне – 30 августта узачак. Шул исәптән "Печән базары" фестивале дә" ди Тәбрис.

"Печән базары" фестивале Казанның Кабан күле яры буенда узачак. Фестиваль кысаларында төрле чаралар каралган – көн дәвамында дизайн-маркет, туклану һәм бию урыннары эшләячәк, төрле мастер-класслар узачак.

"Печән базары" фестивале татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте дөньясындагы төп вакыйга булып тора. Быел ул сигезенче тапкыр уза.

2013 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай вафат булуының 100 еллыгында Дөнья татар яшьләре форумы 12 апрель көнне “Тукайның 100е” акция-флэшмобын уздырды. Акция театральләштерелгән тамаша һәм “Печән базарын” үз эченә алды. Беренче "Печән базары" Нурулла мәчете каршында узды. Инкыйлабка кадәр ул мәчет "Печән базары мәчете" исемен йөрткән. Казан мэриясе ул вакытта юлда хәрәкәтне вакытлыча ябуга каршы чыкты, шуңа күрә татар яшьләре форумы чараны Татар бистәсендә үткәрергә булды.

2014 елдагы "Печән базары" Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Татар яшьләре форумы "Ялкын" журналы редакциясе белән берлектә "Уку паркы" проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән иде. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк булды. 2015 елда "Печән базары" фестиваль статусын булдырды. 2016 нчы елда "Печән базары" кысаларында Һарри Поттерның беренче бүлеге татар теленә тәрҗемә итеп тәкъдим ителгән иде, "Кисекбаш" дип исемләнгән әдәби-квест узды. Шулай ук беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше рәссам-график Фаик Таһировның (1906-1978) "Печән базары" кысаларындагы күргәзмәсе дә оештырылды. Былтыр "Печән базары" яңа татар мәдәнияте фестивале беренче тапкыр ике көн дәвамында узды.

XS
SM
MD
LG