Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров исемендәге полк командиры хезмәттәшенең Украинада сугышканын таныган


Замид Чалаев
Замид Чалаев

Элегрәк Донбасста Русия махсус отрядлары барлыгын президент Владимир Путин да телгә алган иде.

Чечнядагы Әхмәт Кадыров исемендәге полиция полкы командиры Замид Чалаев үзенең хезмәттәшен туган көне белән котлаганда аның Украинада һәм Либиядә сугышларда катнашуын әйткән. Русия бу илләрдә сугыш гамәлләрендә катнашуын рәсми рәвештә танымый.

Чамаев Instagram-да хезмәттәшенең лейтенант дәрәҗәсендә булуын күрсәткән фотосын куйган. Фотога комментар язучылар бу кешенең хәрби бүләкләре күп булуына игътибар итеп, аларның каян килүен сорашкан. Чамаев аларның башка илләрдә – Украина, Либия, Сүрия һәм Көньяк Осетиядә хезмәт иткән өчен бирелгәнен язган.

Кавказ.Реалии язуынча, тагын бер хәбәрендә Чалаев, “Украинада безнекеләр юк” дигән комментарга җавап итеп, (үзенең полкы лейтенантын күздә тотып) “ул булды” дигән.

Украинаның көнчыгышында 2014 елдан бирле Русия яклы ике сепаратист төбәк һәм үзәк хакимият арасында сугыш гамәлләре бара. 27 июльдә анда чираттагы вакытлы солых игълан ителде.

Либиядә 2014 елда ватандашлар сугышы яңадан кабынып китте, Русия рәсми рәвештә Триполидагы хакимият яклы. Шул ук вакытта ул каршылыкның икенче ягы - Тобрукта урнашкан парламентка да ярдәм күрсәтә.

Рәсми яктан Русия хәрбиләре бу ызгышларның берсендә дә катнашмый, ләкин элегрәк президент Владимир Путин Донбасста Русиянең махсус сугыш отрядлары булуын таныган иде.

XS
SM
MD
LG