Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай мәхкәмәсе Куштауны яклаучы активистны гаепле дип тапты


Куштауны яклаучы активистлар Ишембай мәхкәмәсендә, Байрас Гыйбадуллин сулдан өченче
Куштауны яклаучы активистлар Ишембай мәхкәмәсендә, Байрас Гыйбадуллин сулдан өченче

Куштауны яклаучы активист Байрас Гыйбадуллинга алты көн сак астында тоту җәзасы бирелде.

Башкорстанның Ишембай шәһәре мәхкәмәсе бинасында 6 августта Куштауда тоткарланган активистларга карата мәхкәмә утырышы узды. Шуларның берсе Байрас Гыйбадуллинга "Полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмау" маддәсе нигезендә аңа барлыгы алты тәүлеккә сак астында тоту җәзасы бирелде.

Бу турыда Азатлыкка Гыйбадуллинның хокукларын яклаучы юрист, Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина хәбәр итте.

Байрас Гыйбадуллинга карата ике административ эш ачылган иде, ул 5 һәм 6 август көннәрендә полициягә буйсынмауда гаеплән иде. Һәр эш кысасында өчәр тәүлеккә сак астында тоту җәзасы бирелгән.

6 августта Куштауны яклаган активистлар арасыннан өч кешегә карата беркетмәләр тутырылды, алар төнгелеккә полициядә калдырылды. Аларның өчесенә дә "полиция хезмәткәренең кануни таләпләренә буйсынмау" маддәсе нигезендә гаеп белдерелде.

7 августта Ишембай шәһәре мәхкәмәсендә Венер Кинҗәбаев эше биш сәгать дәвамында каралды. Хөкемдар Римма Васикова Кинҗәбаевка каршы эшне туктатырга дигән карар чыгарды. Тоткарланучыларның өченчесе – Руслан Нуртдинов та полициягә буйсынмауда гаепләнә. Нуртдиновның мәхкәмәсе 11 августка күчерелде.


Куштауда урман кисү эшләрен туктатуны таләп итеп 6 августта тауда бер төркем активистлар җыелган иде. Аларны куып таратыр өчен полиция һәм ОМОН килде. Берничә активист тоткарланды, ләкин алар иреккә җибәрелде. Руслан Нуртдинов, Байрас Габидуллин һәм Венер Кинҗәбаев иртәнгә кадәр полициядә калдырылды.

9 август Башкортстанда Куштау шиханын "Сода" ширкәтеннән яклап өч меңнән артык кеше тау итәгенә җыелды. Халык Үрнәк авылыннан Бельское авылына кадәр тере чылбыр булып торды, Башкортстан байрагы сузылды. Чарада Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкилләре, милли хәрәкәт активистлары бар иде.

10 авгуска каршы төндә Куштауга 300гә якын битлекле кеше килеп, активистларны кысырыклап чыгарга маташты. Куштауны яклаучы активистлардан 200гә якын кеше аларга каршы торды, яраланучылар да булды. "Башкорт" оешмасы вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов яраланганы хакында белдерде.

Бүген Башкортстанда Кеше хокуклары шурасы Куштауга кагылышлы тарафларны сөйләшүгә чакырып белдерү чыгарды.

XS
SM
MD
LG