Русия федераль бюджетыннан Чечняга коронавирус эпидемиясе аркасында компенсация төбәкнең югалтуларына караганда 1272 процентка күбрәк булган. Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич башкарган тикшеренү шуны күрсәткән дип яза “Проект” басмасы.
Бу елның гыйнварыннан май аена кадәр Русия төбәкләре узган елның шул вакыт аралыгына караганда 1,5 тапкыр күбрәк ярдәм алган. Карантинда узган ике ай эчендә ике тапкыр диярлек – 89 процентка күбрәк ярдәм күрсәтелгән. Апрель-май айларында гына да төбәкләргә узган елның шул айларына караганда 288 миллиард сумга артыграк финанс ярдәм бирелгән. Бу саннарны Зубаревич Росстат һәм Федераль казначылык мәгълүматыннан алган.
Финанс ярдәм төбәкләрнең пандемия аркасында керемнәре кимүенә компенсация буларак түләнгән. Ләкин акчалар төбәкләргә тигез өләшенмәгән дип искәртә профессор. Кайбер төбәкләргә барлык югалтуларын да капласалар, башкаларына биштән берен дә кайтармаганнар. Калуга, Курски, Вологда, Мурмански, Әстерхан, Түбән Новгород, Самар, Оренбур өлкәләре, Пермь, Краснояр крайлары, Коми республикасына Мәскәү пандемия сәбәпле алмый калган керемнәренең 16дан алып 50 процентына кадәрен генә каплаган.
Кайбер төбәкләргә күрсәтелгән ярдәм аларның югалтуларыннан ашып киткән. Мәслән, бюджетының 80 проценты федераль дотацияләрдән торган Чечен республикасының үз керемнәре ярты миллиард сумга кимегән, ләкин Мәскәү аңа 6 миллиард сум күләмендә ярдәм күрсәткән. Алтай Республикасы 28 миллион сум югалткан, ә аңа күрсәтелгән ярдәм 1 миллиард 133 миллион сум тәшкил иткән, шул рәвешле, ярдәм күләме 39 тапкыр артыграк булган. Псков өлкәсе дә өч тапкырга якын артыграк ярдәм алган.
Теге яки бу төбәккә ярдәм итү турында карарлар үтә күренеп торган сыйфатта кабул ителми һәм еш кына лобби һәм сәяси сәбәпләр йогынтысында кабул ителә дип билгеләп уза Зубаревич.
- Икътисад Югары мәктәбе һәм Хисап пулаты апрельдә чыгарган бәяләмәсенә ярашлы, төбәкләрнең бюджетлары 2020 елда 1,3 триллион сум күләмендә керем ала алмый калачак. Июльдә Хисап пулаты югалтулар күләме 2 триллион булыр дип бәяләде.