Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан суверенитеты көнендә узачак чараларда кеше саны 100дән артмаска тиеш булачак


 Архив фотосы (30 август 2018)
Архив фотосы (30 август 2018)

Татарстанның мөстәкыйльлек көнендә пандемия чикләүләре гамәлдә калачак.

30 августта Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүнең 30 еллыгына бәйрәм чаралары оештырылса да, анда катнашачак халык саны чикле булачак. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

“Бүгенгә Татарстан хөкүмәтенең чикләүләр кертү турындагы карары гамәлдә. Шуңа да без әлегә чикләүләрдән баш тартырга, яки аларны көчәйтергә уйламыйбыз. Ачык һавадагы чараларда 100 кеше, бина эчендә халык саны 50 кешедән артмаска тиеш. Барлык профилактик чаралар да кулланылачак. Бу – температураны үлчәү, кирәк икән, битлек кию дә булачак. Әлегә нинди дә булса үзгәрешләр көтелми”, диде Авдонина.

Татарстанда республика көнен бәйрәм чаралары белән билгеләп узарга җыеналар. Ләкин аларның нинди форматта узачагы бүгенгә кадәр әйтелми килде. 17 августтан республика изоляция режимыннан чыгуның өченче этабына күчте. Ләкин бу халык катнашындагы зур чаралар уздырырга мөмкинлек бирми.

XS
SM
MD
LG