Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта диңгездә газ ятмалары тапкан Төркия Греция хәрби корабларына кисәтү ясады


Урда диңгездә Төркия геологик корабы һәм аны саклаучы хәрби кораблар
Урда диңгездә Төркия геологик корабы һәм аны саклаучы хәрби кораблар

Урта диңгездә зур табигый газ ятмалары тапкан Анкара, диңгезнең әлеге низаглы өлешендә Греция хәрби корабларының һөҗүме була калса, Афин зур бәя түләячәген белдерде.

Төркиянең соңгы атналарда Кара диңгез төбендә геологик тикшеренүләр уздыручы корабы зур табигый газ ятмалары тапты. 320 млрд шакмак метр газ табылган диелә. Төркия президенты Рәҗәр Эроган Төркиянең иң зур газ ятмасы табылуын белдерде.

Анкара бу ятмаларны үзләштерә алса, Төркиянең чит ил газына бәйлелеге кимиячәк. Эрдоган әйтүенчә, табылган ятмалар андагы табигый газның бер өлеше генә. Ул газ чыгаруны 2023 елда башлау мөмкинлеге булуын әйтте.

Шулай ук Euronews президент идарәсендәге чыганакка таянып, Төркия Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә яңа газ ятмалары табылуын рәсми рәвештә игълан итәргә әзерләнә дип хәбәр итте.

Төркиянең бораулау корабы Мерсин портыннын бораулау урынына бара. Корабта 35 кеше диелә. Кораб бораулау эшләрен 3 мең метр диңгез тирәнлегендә алып барып 12 мең метрга кадәр бораулый ала. Көнбатышта Төркиянең яңа ятманы үзләштерүгә керешүе Анкара белән Европа берлеге арасында чик низагы булган урында киеренкелекне арттырырга мөмкин дип исәплиләр. Андагы низаг Европа берлеге әгъзасы булган Кыпрыс белән Төркия арасында ул урында чик килешүе булмау белән бәйле.

Эрдоган, әгәр Греция кораблары Төркия корабларына һөҗүм итсә, ул моның өчен “зур бәя түләячәк” дип белдерде. Хәзер Греция һәм Төркия кораблары Крит һәм Кыпрыс арасындагы урынга китерелгән. Бу тирәдә хәлләр диңгез төбендәге газ һәм нефть ятмаларын эзләүче Төркия корабы килгәннән соң киеренкеләшә башлады. Греция диңгезнең бу өлеше үзенеке булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG