Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда битлек кию тәртибе 2021 елның мартына кадәр сакланачак дип белдерелде 


Татарстанда битлектән баш тартырга җыенмыйлар.

Татарстанда битлек кию тәртибе 2021 елның мартына кадәр сакланачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

"Без битлектән йөрү озакка калачак дигән идек. Битлек - вирус чирен йоктыруда киртә булып тора. Алда безне көчәячәк кискен респиратор авырулары һәм грипп көтә. Алар коронавирус белән кушылачак. Авыр булачак, чөнки моңа кадәр бер вирус белән генә көрәшкән булсак, хәзер катнаш вирус булачак. Бердәнбер каршы тору чарасы - битлек. Шуңа битлектән баш тарту булмаячак. Битлек тәртибе грипп чоры тәмамланганчы - 2021 елның мартына кадәр сакланачак. Җәмәгать туклануы, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә битлек һәм бармакча да кияргә тиеш", диде ул.

Любовь Авдонина Татарстанга грипптан вакцина кайта башлавы турында да әйтте. Аның сүзләренчә, вакцинаны беренче чиратта укытучылар куллана алачак. Моны мөгаллимнәрнең сайлауда катнашуы белән аңлаталар.

Рәсми саннар. 24 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 567 (+33) 6 652 (+0) 28 (+1)
Татарстан6 308 (+29) 5 128 (+0) 32 (+0)
Русия961 493 (+4 744) 773 095 (+2 456) 16 448 (+65)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG