Accessibility links

Трамп рәсми рәвештә АКШ президентына намзәт булды


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Киләсе сайлауларны Трамп "тарихта иң әһәмиятлесе" дип атады.

АКШ президенты Дональд Трамп ил җитәкчесе вазифасына сайланырга Республиканнар фиркасеннән намзәт булырга рәсми ризалыгын бирде дип хәбәр итә Bloomberg.

"Иң тирән ихтирам белән АКШ президентына номинацияне кабул итәм" диде Трамп республиканнарның Ак йорт каршында узган җыенында.

Трампның төп көндәше – АКШның элеккеге вице-президенты Джо Байден. 21 августта ул Демократлар фиркасеннән намзәт булырга рәсми ризалыгын бирде. АКШта президент сайлаулары 3 ноябрьдә узачак.

Трамп киләсе сайлауны Америка тарихында иң мөһим сайлау дип бәяләде. "Моңарчы сайлаучылар беркайчан да фиркаләр арасында моннан да ачыграк сайлау белән очрашмады: ике караш, ике фәлсәфә, ике тәртип. Бу сайлаулар хәл итәр: без Америка хыялын саклап калабызмы яисә социалистик көн тәртибенә безнең хыялланган язмышыбызны җимерергә бирәбезме" дип белдерде Трамп.

Чыгышында Трамп көндәше Байденны тәнкыйтьләде. Сайлауда җиңсә, Байден коронавирус карантины кертәчәк һәм шул рәвешле икътисадны җимерәчәк диде. "Байден планы – вирусны җиңү түгел, аңа җиңелү" диде Трамп.

Ул шулай ук Байденны Кытайның кубызы астына биюдә гаепләде һәм Байден җиңсә "Кытай Американы яулап алачак" дип белдерде.

Байден АКШның гамәлдәге президентының төп бурычын үти алмавын һәм амерканнарны пандемиядән яклый алмаганын әйткән иде. Җиңгән очракта ул АКШта "караңгылык дәверен узарга" сүз бирде.

Республиканнар фиркасе Трампны үз намзәте итеп 24 августта тәкъдим итте. Вице-президент вазифасына намзәт итеп хәзер бу ваифаны башкаручы Майк Пенс сайланды.

Джо Байден җиңгән очракта вице-президент вазифасына Камала Харрис билгеләнәчәк. Ул АКШ тарихында әлеге вазифага дәгъва итүче беренче кара тәнле хатын-кыз булып тора.

XS
SM
MD
LG